Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Сугыш чоры балалары: Күз яшьләрсез тыңлап булмый

    Сугыш чоры балалары. Гомерләренең иң гүзәл вакытын сугыш урлаган, ачлы-туклы яшәгәннәр, буыннары да ныгымаган килеш тормыш арбасына җигелгәннәр алар. Биектау авылында яшәүче Нурлыхода Гарипованың хатирәләрен күз яшьләрсез тыңлау мөмкин түгел.

    - Әтием Миннехан Шәйдуллин 31 яшендә сугыш башлануга яу кырына киткән. Без-әни,әби һәм дүрт бала калганбыз. Абыйга-сигез, апага-биш, миңа-ике ярым яшь, сеңлемә биш ай булган. Мин әтиемне бөтенләй хәтерләмим, әби сөйләгәннәрдән генә беләм. Ул сеңлем белән икебезне бер арбада тартып әтине пожарныйга кадәр озата барган. Берәр атнадан аның Казаннан чыгып китәбез дип язган хаты килгән. Шуннан соң әти "Сугышка керәбез",-дип хат язган. Аннан соң хәбәрсез югалуы турында язу килгән.
    Ә без сабыйлар көн дә аның кайтуын көттек. Самолет күрсәк тә: "Әтине алып кайт",-дип кычкыра идек. "Безнең әти нинди иде?",-дип әнине аптыратканым хәтердә. Тормышыбызның авырлыгын сөйләп кенә аңлатырлык түгел. Черек бәрәңге, кычыткан, кәҗә сакалы, әнис белән тамак туйдырдык.
    Әни иртә таңнан колхоз эшенә китә, кич кенә кайта. Йорт эшләре безнең җилкәдә. Урманнан арба тартып утын ташыдык, бакча казыдык. Мәктәптән кайткач күрше авылларга барып та бакча казый идек. Бераз ипи, акча бирәләр иде. Мәктәпкә киеп барырга юньле кием дә юк, җәй көне яланаяк, кыш көне чабата киябез. Кыш көне җәйге фуфайка киеп йөрүемне күргәч, мәктәп директоры Читров абый бишмәт тектереп бирде. Бу игелеген мәңге онытмыйм. Китаплар алырга да акча юк. Бер китабымны яулыкка төйнәп бара идем. Шулай булса да җиде сыйныфны тәмамладым.
    Шунысы кызганыч, әтинең кайда үлеп калганын, кайда күмелгәнлеген дә белмибез. Кечкенә чакта әтигә багышлап җырлар яза идем. Алар әле дә хәтердә, күңел түрендә.
    Аккош кая барасың?
    Канатыңны талдырып,
    Әткәем кая киттең?
    Дүрт балаңны калдырып.
    Шул җырларны әле дә җырлап йөрим.
    Гүзәлия Гарипова,
    Биектау мәктәбе татар теле һәм әдәбият укытучысы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: