Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

Сугыш чоры балалары: күңел яшьләре әле дә тама

Үзем сугыш чоры баласы буларак үз башымнан ятимлек, ачлык ачысын күп үткәрдем.

Шуңа Украина вакыйгаларына бик борчылып яшим. Әти фронтка китеп берничә ай үткәч кенә дөньяга килгәнмен. Илдә дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башланганда абыйларым Петр белән Николайга 16-13 яшь, апам Аннага 9 яшь була. Шулай итеп әнием бик яшьли тол калып дүрт баланы тәрбияләп үстерә. Әтиемә фронттан әйләнеп кайтырга насыйп булмаган. Миңа ике яшь тулганда абыем Петрны сугышка алалар, ә өч ел үткәч икенче абыем Николайны да хәрби хезмәткә чакырдылыр. Сугыш тәмамланып биш ел үткәч кенәкайтты олы абыем. Тормышыбыз авыр иде. Өскә кияргә рәтле кием, тамакка ризык булмады. Бигрәк тә әнигә безне сау-сәламәт үстерү өчен зур кыенлыклар кичерергә туры килде. Икенче абыем Николай хәрби хезмәттән кайткач кына хәлебез беркадәр яхшырды. Гаиләбез белән туйганчы ипи ризыгы ашый башладык. Ул урман кисүдә эшләп, безне азык-төлек продуктлары белән тәэмин итте. Казан шәһәренә эшкә чыгып китәч тә үз ярдәменнән ташламады безне. Безнең кебек сугыш чоры балаларының ачы язмышы хакында бик аз язалар хәзер. Яшь буын менә шуларның барасын да белеп үссә иде. Тагын әйтәсе килгән фикерем шул, хөкүмәтебез тарафыннан да сугыш чоры балаларына ярдәм, игътибар җитми. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнеп йөргән мәлдә, авылыбызда сугышта һаләк булганнар истәлегенә мемориаль такта куелса яхшы булыр иде теләк тә бар.
Василий Ефримов.
Фото:http://www.susun.ru/rasnoe/khochu_rasskazat_vam_svoju_vojjnu

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев