Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

Сугыш чоры балалары: гомер онытасым юк

Газетабызда сугыш чоры балалары темасына язмалар басылып чыкканнан соң редакциябезгә ишелеп хатлар килә. Аларның барысын газета битләрендә бастыру мөмкинлеге дә булмас инде. Тик шулай да без сезгә аларның кыскача вариантларын тәкъдим итә барыбыз.

Мин Тегермәнлек авылында туып үстем. Гаиләбез ишле иде, без алты бала, әби-бабай да безнең белән яшәде. Әти урманда эшләгән, агач утырткан, кул пиласы белән такта ярган. Бераз колхозда бригадир булып эшләгән. Сугыш башланганнан соң әтине һәм аның өч туганын-Гомәр, Госман, Хәтимәне фронтка алганнар. Мин иң төпчеге- бер яшь кенә булган. Әти сугышка киткәч, әни белән Саимә апа фермада сарыклар караганнар, җәй көне көтү көткәннәр. Шунда бер сарык бәрәне суга төшеп үлә. Шуның өчен суд була һәм аны түләттерәләр. Көзен әни урак эшендә катнаша. Апа фермада эшләгән җиреннән әни янына барып, берничә башак җыеп ала. Колхоз председателе артыннан куып җитеп башакларны кулыннан тартып алып кала. Куркуыннан апа чирләп китә.
Әтидән сирәк булса да хатлар килгәләгән. Яраланып госпитальдә яткан. "Яраларым төзәлде, сугышка керәбез", дигән хатыннан соң элемтә өзелгән, ул хәбәрсез югалган. Ә өч туганы исән-сау әйләнеп кайтканнар.
Минем өч бертуганым ачлыктан вафат булды, өчебез генә исән калдык. Бәхетсезлек ерак йөрми, йортыбыз янган, әтинең хатлары да юкка чыккан.
Мин үзем дә тормыш авырлыкларыннан укырга бара алмадым. Башта тавыклар фермасында эшләдем, аннары сыер саудым. Әтинең бертуганы Хәтимә апа яулыклар алып кайтып сата иде. Аны спекулянтлыкта гаепләп биш елга төрмәгә утырттылар. Әни апа кайтканчы вафат булды. Әтиләре исән-сау кайтканнарның балалары бәхетле. Әле дә хөрмәттә йөриләр. Без гомер буе әтине көтеп яшәдек. Хөкүмәт тарафыннан да ярдәм булмады. Үз көчебез белән яшәдек, тормыш иттек. Дәүләт агайлары бездәйләр хакында нишләп бер дә уйланмыйлар икән ул?
Сания Гатауллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев