Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

Сугыш чоры балалары: без күргәннәр куркыныч бер төш кебек

Мин сугыш башлангач туганмын, әтине күрә алмадым.

Сигез яшьтән эшкә өйрәндем. Колхозда көлтә керттек, кибән куйдык. Бригадир йөк төяргә ат бирде һәм бу эшне миңа йөкләде. Ике япьле тимер сәнәк белән саламын да, печәнен дә төядем. Унбиш-уналты яшьлек кызлар белән тоз алып кайтырга бардык, носилкага тоз, цемент күтәреп төибез. Ач идек, кычыткан ашы, черек бәрәңге ашадык. Элмә киптереп, тартып он ясыйбыз, шуннан ипи пешерәбез. Кирпеч заводына эшкә җибәрделәр. Яшь чак шул аңламаганбыз, унар кирпеч күтәреп ашказаны чире алдым. Пенсиям 5532 сум, бик аз, без күргәннәрне яшь буын күрмәсен иде.
Яңа Арыш авылыннан Рәшидә Хәмидуллина.
Фото http://referat.znate.ru/text/index-3712.html?page=2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев