Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

Сталинград сугыш кырында көрәшкән якташларыбызның тагын бер хәтирәсе

Дәхшәтле еллардан соң 70 ел узса да, ул буын коточкыч вакыйгаларны әле дә онытмый. Сугыш афәтләрен үз күзебез белән күрмәсәк тә, аның турында ишетеп күзаллыйбыз.

Бу бәхетле тормышның нинди бәяләр белән яулап алынганын без белергә һәм беркайчан да онытмаска тиеш.

Әнием белән әбиемнең бабам турында сөйләгәннәрен язып китәсем килә. Безнең гаиләдә аны хәтерлиләр һәм горурланып бабамның герой шәһәр Сталинградны саклап көрәшкәнлеге турында сөйлиләр. Аның батырлыклары алдында мин баш иям.

Бабам, Галимҗан Таҗиев, 19 яшеннән фронтка китә. Генераль-майор Гурьев җитәкләгән 39 нчы ротада сапер булып хезмәт итә. Ул Сталинград шәһәрендә барган утлы сугышта катнаша. Бу аның тормышында иң куркыныч көннәр була. Алар иптәшләре белән соңгы тамчы каннарын да кызганмыйча, шәһәрнең һәр адымы өчен көрәшәләр. Әнием сүзләренчә, бу вакыйгаларны бабам яшь тулы күзләре белән искә ала торган булган. Чөнки бу көрәштә бик дуслары хәлак булган.

Сталинград мәйданында урнашкан атаклы Павловның дүрт этажлы йортын һәм Гергартның тегермәнен дә саклаган алар. Бу тегермән Павлов һәм Заболотный йортларын саклаучы төен була. Моннан Иделнең көнбатыш ярларына чыга торган су кичүен яулап алырга уңайлы булган, шуңа күрә фашистлар монда керергә тырышканнар. Шушы йорт өчен 59 көн буе каты көрәш барган. Гитлерчылар самолетлардан бомбалар ташлаганнар, пулемет, минометлардан атканнар. Шулай да безнекеләр бу легендар биналарны саклап калганнар.

Әни белән хәзерге Волгоград шәһәре буйлап сәяхәт иткәндә әлеге җимерек тегермәнне күреп тетрәндем, бабам күргәннәрне күңелдән кичердем.

Бабам шулай ук Мамай курганында барган канлы сугышны да искә ала торган булган. Бу биеклек иң мөһим нокта була. Моннан торып шәһәрне юкка чыгарырга мөмкин булган. Тарих дәреслеге буенча бу урында Гитлерның күп офицер, солдатларын югалтканын беләм. Сугыштан соң монда кулына кылыч тоткан Ана һәйкәле барлыкка килә.

Сугыш тәмамланганнан соң да бабам 1949 елга кадәр Совет армиясендә хезмәт иткән. Күрсәткән батырлыклары өчен ул "За отвагу", "За победу над Германией", Жуков медале белән бүләкләнгән. 2000 елда ул вафат була. Һәр елны Җиңү көнендә аның каберлегенә барабыз, чистартып чәчәкләр утыртабыз. Безгә тыныч көннәр, бәхетле балачак бүләк иткән өчен рәхмәтлебез.

Динә Гыйлемханова.

Фото:http://volnyostrovspb.blog.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев