Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

Шушы көннәрдә сугыш ветеранына Виктор Данеевка "Белоруссия немец-фашист илбасларыннан азат итүнең 70 еллыгы" на багышлап юбилей медален тапшырдылар[ФОТО]

1944 елның җәендә Ватан сугышының хәлиткеч борылышларыннан булган "Багратион" операциясеннән соң Белоруссия тулысынча немец-фашист илбасарларыннан азат ителә.

Әлеге канкойгыч дәһшәтле бәрелешләрдә безнең районнан да дистәләрчә каһарман катнашкан. Узган сишәмбе көнне район башлыгы Илһам Валеев аларның берсе-Бөек Ватан сугышы ветераны Виктор Данеевка "Белоруссияне немец-фашист илбасарларыннан азат итүнең 70 еллыгы"на багышлап чыгарылган юбилей медале тапшырды. Ватаныбыз, тугандаш халыклар азатлыгы өчен көрәштә үзен аямыйча көрәшкән ветеранга рәхмәтен белдерде. Балык бистәсе икенче мәктәбе укучыларның шигъри котлавыннан соң күзләре яшьләнде инде ветеранның.
Ә мондый мәртәбәле бүләккә барлыгы сигез якташыбыз: Балык бистәсеннән Виктор Данеев, Клавдия Минеева, Ямаштан Мирзахан Әхмәтов, Кече Әшнәктән Фасыйх Гарапшин, Сатлыганнан Шәйхулла Мингазетдинов, Шомбыттан Петр Спиридонов, Рус Әшнәгеннән Николай Сухарев, Чыршылы Елгадан Хафиз Галәвиев лаек булганнар. Кызганычка каршы, Хафиз Галәвиев шушы көннәрдә генә вафат булган. Менә шулай елдан ел кими ветераннарыбыз саны.
Илгиз Җамалиев.
Бу язманы газетадан укый аласыз.
Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев