Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

Шеморбашта ветераннарга юбилей медальләре тапшырдылар

18 нче марта Шеморбаш җирле үзидарә советының Алан- Полян авылы клубы бинасында сугыш чоры балаларына, ягъни Бөек Җиңү язын якынайтуда үзләренең фидакарь хезмәтләрен һәм гомерләрен кызганмый, ач-ялангач килеш тылда батырлыклар күрсәткән ветераннарга "1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" юбилей медальләрен тапшыру тантанасы булды.

Тантанага Район башлыгы урынбасары Рөстәм Гильманов һәм җирле үзидарә рәисе Сафин Исмагыйл ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләп, сәламәтлек, озын, бәрәкәтле гомер, шатлык-куанычлар һәм аяз, тыныч күк йөзе теләде:

Сез, бүгенге көннең ак яулыклы әбиләре, мөлаем бабайлары, дәһшәтле сугыш чорында япь-яшь егет-кызлар булгансыз. Сез ул елларның авырлыгын үз җилкәгездә татып, Ил өчен, Җиңү өчен бар көчегезне биргәнсез, сынатмагансыз! Сезнең батырлыгыгыз алдында баш иябез! Рәхмәт, Сезгә, ветераннар! - диде медальләрне күкерәкләренә такты.

Тантана балалар һәм авыл үзэшчәннәре көче белән оештырылган концерт номерларына үрелеп чәй табыны янында алып барылды.

Сәламәтлекләре какшау сәбәпле килә алмаган ветераннарга медаль аларның өйләренә барып тапшырылды.

Елисеева М.Р.

Алан- Полян

Фото redrs@mail.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев