Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Сезнең хезмәт бәяләнми сүзләр белән...

    Авылым урамнары буйлап атлыйм. Аяк астындагы яңа яуган ап-ак карлар, минем куңелдәге уйларны белгәндәй матур көй чыгарып шыгырдыйлар. Тирә-ягымда төзек, матур йортлар. Шулар арасында урамга каратып салынган йорт әллә кайдан аерылып тора.

    Бу йортта Минебаян апаны ялгызы гына яшәп ята дип әйтмәссең дә. Йортның, каралты-кураның төзеклеге монда тырыш, эш сөючән кешеләр торуын сөйли. Барысын да үзләренең тырышлыгы, уңганлыгы, хәләл хезмәтләре белән тапкан алар. Минебаян апаның тормыш иптәше инде бу фани дөньяда юк. Ул аны хәзер дә сагынып искә ала. "Артымнан күп егетләр йөрде, ләкин күңелем аңа гына тартты,"-ди ул.
    Гали абыйны сайлап ялгышмый ул. Менә дигән игелекле балалар үстереп урнаштырганнар. Авылдашларын да, башка күрше авылларны да үзе ясаган чаналары, җылы, уңайлы киез-итекләре белән сөендереп гомер иткән ул. Йомыш белән килүченең берсен дә кире борып җибәрмәскә тырышалар. Бүген дә күпләр аны сагынып искә алалар. Заманында күп итеп умарталар тотканнар, терлеген асраганнар. Яшьтән эшләп чыныкканнар шул алар. Балачаклары, яшьлек еллары сугыш чорына туры килгән. Ә ул чорлар күпләрне сындырыплар сынаган! "Эшләмәгән бер эшем дә калмады",-дип искә ала ул чорны Минебаян апа.
    Фәйрүзә Бадамшина.
    Бу язманы тулысынча газетадан укый аласыз.
    Фото redrs@mail.ruдан алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: