Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Сезгә тиеш әле бик күп назлар, сезгә тиеш әле бик күп язлар

    Алсу таң атып килә. Һәркем тирән йокыда. Чик сакчылары гына уяу. Сакта. Көтмәгәндә, аларның тынычлыгы бозыла. Чик буеннан самолётлар очып үтә. Җир өстендә бомбалар шартлый башлый, артиллерия, пулемёт утлары телгә килә...

    Бу-1941нче елның июнь иртәсе.Нинди генә фаҗигаләр тудырмады ул?! Сугыш... Бу сүздә күпме түгелгән яшь, кан, вакытсыз өзелгән гомерләр. Бу сүз күпме кешенең йөрәгендә авыр эз калдырды.Күпме кеше якты киләчәгебез өчен җаннарын да кызганмады. Туган илгә намуслы, тугры булганнары белән халкыбыз Бөек Җиңүне яулап алды.
    Җиңү! Дүрт хәрефле шушы кечкенә сүз бихисап хатирәләр уята, канлы сугыш елларына алып китә...
    Күзаллаулар, уйлар җиргә сузылган буразналар сыман, бер-берсенә ялганалар. Минем алдымда-20 яшьтә сугышка кергән әтиемнең истәлек язмалары. Уйлыйм-уйлыйм да шундый фикергә киләм: әтием ул истәлекләрне язган төннәрен, мөгаен, йокысыз үткәргәндер. Сугыштан әйләнеп кайта алмаган авылдашлары, сөлектәй егет көе соңгы сулышларын алган сугышчан дуслары күз алдына килеп баскандыр. Үзе үткән фаҗигале көннәре хәтерендә яңаргандыр. "...Безгә окоплар казырга куштылар, күрәчәккә каршы, казып бетерә алмаган идем. Шул вакыт бер снаряд шартлаганы ишетелде. Минем аяк-кулны яндырып, итекне алып чыгып китте. Ул снарядтан биш кеше яраланган, өчесе-үзләре чыгарлык. Безне, икебезне, күтәреп, яраларны бәйләгәч, бер агач төбендә калдырып киттеләр. Ачык кыр, бер түбәнтен урын. Төнлә яңгыр яуды, әле ярый минем плащ-палатка бар иде. Иртән күзәтәбез, бер җан иясе күренми. Шулай итеп, өченче тәүлеккә китте, безне алырга килүче дә, узучы да булмады. Төнлә безнең часть чигенгән, башка часть алып чыккандыр дип, безне эзләп тормаганнар. Теге өч көннең берсендә, күккә карап ята торгач, үзебезнең авыл тау башындагы йолдызны күрдем. Берсе -олы, бик якты, икенчесе кечерәк, сурәнрәк иде. Шул йолдызларга карап еладым, чөнки мин үлем көтеп ятам, ә безнең әти-әниләр, туганнар белми. Их, хәбәрләшеп булса икән!.. Танк астында калган ПТРны эзләгәндә, безне табып алып, кыр госпиталенә озаттылар. Аяк сызлауга чыдап булмый. Төнлә операция ясап, уң аякны тездән түбән кисегез дип ялварсам да, боттан кистеләр".
    1944 нче ел. Кадерле әтием -типсә тимер өзәрдәй булып сугышка киткән егет-туган ягына кайту юлында. Бер аяксыз, кулында снаряд кыйпылчыгы."...Мине нинди киләчәк көтә? Исәплеләр, кайгы-хәсрәтлеләр вагон тулы минем янда...". Шундый тойгылар белән Казанга, аннан район үзәгенә кайтып җитә. Авылга хәбәр итәләр.Ни кызганыч, әтиемне килеп алырлык ат табылмый авылда! Нинди ваемсызлык?! Туган Ватаны өчен көрәшкән, саулыгын югалткан кешегә аз гына җылы караш та җитәр иде, югыйсә.
    Бу язманы тулысынча газетадан укый аласыз.
    Әлфия Мостафина,
    Ямаш мәктәбе укытучысы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: