Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Ә сез Балык Бистә районы Советлар Союзы Геройларын беләсезме?

    Шәймарданов Зәки Шәймардан улы 1923 елда Балык Бистәсе районы, Биектау авылылында туган. 1942 елның мартында армияга алына, Сталинград артучилищесына җибәрелә. Фашистлар Сталинград янына килеп җиткәч, курсантлар шәһәрне саклаучылар сафына басалар. Зәки 13 нче гвардия дивизиясенең артполкында туп төзәүче булып китә, гвардия сержанты дәрәҗәсе ала. Сталинград астындагы бәрелешләрдә, Курск янындагы сугышларда,...

    Шәймарданов Зәки Шәймардан улы

    1923 елда Балык Бистәсе районы, Биектау авылылында туган. 1942 елның мартында армияга алына, Сталинград артучилищесына җибәрелә. Фашистлар Сталинград янына килеп җиткәч, курсантлар шәһәрне саклаучылар сафына басалар. Зәки 13 нче гвардия дивизиясенең артполкында туп төзәүче булып китә, гвардия сержанты дәрәҗәсе ала. Сталинград астындагы бәрелешләрдә, Курск янындагы сугышларда, Украина җирләрендә дошман танкларын юк итә, Сандомир урыны өчен бәрелешләрдә ул аеруча батырлык күрсәтә. 1944 елның сентябренә ул шартлаткан танкларның саны 21гә җитә, дошманның 17 тубын, 11 бронетранспортерын, йөзләгән солдат һәм офицерын юк итә.1944 елның 13 сентябрендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Сугыштансың туган ягында яши. 1967 елның 29 гыйнварында вафат була.

    Сергеев Александр Тимофеевич

    1916 елның 30 августында Балык Бистәсе районы, Шиланка авылында туган. Милләте рус. Чистай шәһәрендә ветеринария техникумын тәмамлаган.1937 елдан - армиядә, Бөек Ватан сугышында - 1941 елның июленнән. Кавалерия училищесы тәмамлый. 9 нчы гвардия кавалерия полкында эскадрон командиры гвардия капитаны Сергеев Фюрстенвальде шәһәре өчен сугышларда бик зур батырлыклар күрсәткән. 1945 елның 23 апрелендә аның эскадроны, Шпрее елгасын кичеп чыгып, плацдарм яулап ала, полкның калган сугышчыларының Франкфурт - Берлин автострадасына чыгуларын тәэмин итә, дошманнарның 8 контр-һөҗүмен кире кагып, 5 корал һәм сугыш кирәк яраклары складын яулап ала. 1945 елның 31 маенда аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.

    Сугыштан соң армиядә хезмәтен давам иткән. 1946 елдан капитан Сергеев Мәскәү өлкәсе Подольск шәһәрендә яшәгән һәм эшләгән. Ленин, Кызыл Байрак, 1 дәрәҗәдә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнгән. 1979 елның 10 июлендә вафат.

    Гыйзатуллин Миңнулла Сөнгәт улы

    Гыйзатуллин Миңнулла Сөнгәт улы 1925 елның 10 ноябрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Күки авылында крестьян гаиләсендә туган. 6 сыйныф бетергәч, колхозда эшләгән. 1943 елның апреленнән Совет Армиясендә, декабреннән фронтта.

    20 нче гардия механикалаштырылган бригадасында автоматчысы гвардия рядовое. М.Гыйзатуллин 1944 елның 30 июлендә дошманның кәчле уты астында Баранув-Сандамерски (Полҗша) шәһәре янында Висла елгасын кичеп чыккан. Дошман траншеяларына гранаталар ыргытып, аңа автомат уты яудырып, ул үз подразделениесенең елга аша кичеп чыгыун тәэмин иткән. М.Гыйзатуллинга Советлар Союзы Герое исеме 1944 елның 23 сентябрендә бирелгән.

    1947 елның көзендә демобилизацияләнгән. Казанда яшәп, тимер-бетон конструкцияләр заводыда электр белән эретеп ябыштыручы булып эшләгән. 1952 елдан КПСС әгзасы. Ленин,

    1 дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән.

    1993 елның 26 сентябрендә вафат. Туган авылында җирләнгән.

    Давыдов Селиверст Васильевич

    Давыдов Селиверст Василиьевич 1918 елның 15 гыйнварында Татарстанның Балык Бистәсе районы Мельничный Починок авылында крестьян гаиләсендә туа. Милләте рус. Башлангыч белемле. Колхозда эшли. 1939 елның сентябреннән Совет Армиясендә. 1941 елның июненнән фронтта.

    107 нче танкка каршы артилерия полкының орудие командиры, гвардия сержанты С.Давыдов 1943 елның 13-14 нче октябрендә Мелитополь тирәсендә дошман оборонасын өзгәндә үзенең расчеты белән шәһәргә беренче керә.Урам сугышларында дошманның 5 танкын, 9 пулемет ноктасын, күп кенә солдатын юк итә. Фашист автоматчылары аның тубын чолгап алгач, түгәрәк оборона оештыра һәм чолганыштан исән-имин чыга. Советлар Союзы Герое исеме аңа 1943 елның 1 ноябрендә бирелә. 1944 елдан КПСС әгъзасы. 1946 елда запаска чыга һәм үз районының Шомбыт авылында яши. Ленин, 1 дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнгән.

    1992 елның 14 маенда вафат. Түбән Кама шәһәрендә күмелгән.

    Петухов Игнатий Павлович

    Петухов Игнатий Павлович 1914 елның 27 декабрендә хәзерге Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районының Масловка авылында крестьян гаиләсендә туган. Милләте рус. Урта белемле. Авыл Советы секретаре булып эшләгән. 1936 елда Совет Армиясенә алынган. 1938 елда кече лейтенантлар курсларын, аннары команда составын камилләштерү курсларын тәмамлаган. 1940 елдан КПСС әгъзасы. 1942 елдан Бөек Ватан сугышында.

    20 нче понтон-күпер батальоны командиры капитан И.П.Петухов 1943 елның 23 сентябреннән 5 октябренә кадәр Козинцы авылы янында (Киев өлкәсе Кагарлык районы) армия гаскәрләренең Днепрны кичүен оста оештырган, шуның белән елганың уң як ярын яулауны һәм плацдармны киңәйтүне тәэмин иткән. 1943 елның 23 ноябрендә Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.1945 елда подполковник И.П.Петухов, яралану сәбәпле, отсавкага чыккан. Туган авылында яшәп эшләгән. Ленин, Кызыл Байрак, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнгән.

    1950 елның 7 маенда вафат.

    Меркушев Александр Максимович

    Меркушев Александр Максимович 1918 елның 14 ноябрендә хәзерге Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районының Рус Әшнәге авылында крестьян гаиләсендә туган. Милләте рус. Архангельск өлкәсе Котлас шәһәрендә 5 сыйныф һәм ФЗӨ мәктәбе тәмамлаган. Суднолар ремонтлау заводында эшләгән. Совет Армиясе сафларында 1938 елда алынган.1942 елда командирларның белемен камилләштерү курсларын тәмамлаган.

    Бөек Ватан сугышы фронтына 1942 елның августында киткән. Укчы полкның рота командиры өлкән лейтенант Меркушев 1944 елның 28-29 июнендә Шатково авылы тирәсендә (Могилев өлкәсенең Бобруйск районы) һәм Бобруйск-Минск автомагистралендә барган сугышлар вакытында чолганыштан чыгарга омтылган дошманның 13 һөҗүмен кире кайтарган. Советлар Союзы Герое исеме 1945 елның мартында бирелә. 1959 елда майор Меркушев запаска чыгарылган. Яшәгән һәм эшләгән урыны - Минск өлкәсе Логойск районының Плещеницы бистәсе. Ленин, Александр Невский, өч Кызыл Йолдыз, ике I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнгән. Котлас шәһәренең шәрәфле гражданы. Плещеницы бистәсендә җирләнгән.

    Русаков Климент Сергеевич

    Русаков Климент Сергеевич улы 1904 елның 4 февраленда Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы Уракча авылында туган. Милләте рус. Җиде еллык мәктәп тәмамлаган. Ярославль шәһәрендә эшләгән. 1921-1937 елларда һәм 1941 елдан Совет армиясендә. Мәскәү шәһәрендә пехота мәктәбен һәм командирлар составын камилләштерү курсларын бетергән. 1942 елдан КПСС әгъзасы.

    1942 елның февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтында.

    240 нчы укчы полк (1нче Белоруссия фронты, 69 нчы армия, 117 нче укчы дивизия) полковник Русаков җитәкчелендә 1944 елның 31 июленда төнгә каршы, тиз хәрәкәт итеп, Висла елгасын кулдан эшләгән җиһазлар белән кичеп чыгып, Пулавы шәһәре (Польша) астында плацдарм яулап алган. Аны саклау, киңәйтү өчен барган сугышларда дошманның бик күп контрһөҗүмен кире кагып, аларның бик куп сугышчыларын һәм техникасын юк иткәннәр. 1945 елның 24 мартында аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.

    1947 елда Русаков Фрунзе исемендәге Хәрби академия каршында командирлар хәзерләү курсын бетергән. 1957 елдан полковник Русаков запаска чыгып, Винница шәһәрендә яши. Ике Ленин, дурт Кызыл Байрак, III дәрәҗә Суворов, Александр Невский, I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белен буләкләнгән.

    Рыжов Михаил Иванович

    Рыжов Михаил Иванович 1922 елның 6 ноябренда Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы Уракча авылында туган. Милләте рус. 1940 елны авыл хуҗалыгы механикалаштыру техникумының 2 курсын, аэроклуб бетергән. 1940 елдан Совет Армиясендә. 1944 елны Оренбургта хәрби авиация очучылар хәзерләү мәктәбен тәмамлаган.

    1944 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтында.

    103 нче штурмлау авиация полкында звено командиры лейтенант Рыжов 1945 елның май аена кадәр дошманның сугышчылар һәм сугыш техникасы җыелган урыннарны штурмлау һәм бомбага тоту өчен 123 сугышчан очыш ясаган. 1946 елның 15 маенда аңа Советлар Союзы герое исеме бирелгән.

    1945 елдан КПСС әгъзасы. Сугыштан соң ул Хәрби Һава көчләрендә хезмәтен давам иткән. 1975 елда полковник Рыжов запаска чыгып, Днепропетровск өлкәсе Кривой Рог шәһәрендә яши. Ленин, ике Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, ике I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнгән.

    Иванов Валентин Прокофьевич

    Иванов Валентин Прокофьевич 1911 елда Каз. Чаллы авылында туа. Сугышка кадәр укытучы булып эшли. Сугышның беренче көннәрннән үк фронтка китә. Өлкән лейтенант, батарея командиры Сталинград астындагы, Орлов юнәлешендәге сугышларда катнаша. Берничә тапкыр яралана. 1943 елның көзендә Днепр өчен барган канкойгыч бәрелешләрдә Валентин Иванов дивизионы немец оборонасын җимереп алга ыргыла.Сугыш көннәр, төннәр буе тукталмый. Дошман һәр карыш җир өчен ерткычларча сугыша. Әмма Совет гаскәрләре көченә каршы тора алмыйлар алар.Иванов дивизионы беренчеләрдән булып елганың уң як ярына аяк баса. Валентин Иванов үзен батыр сугышчы, оста артиллерист итеп таныта. Днепр өчен барган сугышларда аның дивизионы дошманның ике артилерия, 5 миномет батареясын, 26 пулемет оясын, 36 станоклы пулеметын юк итә. Бу батырлыклары өчен аңа 1943 елның 17 октябрендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Болгарияне азат итүдә күрсәткән батырлыклары өчен якташыбыз "Софиянең шәрәф гражданины" исеме ала.

    В.П.Иванов 1986 елда Казан шәһәрендә вафат була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: