Рус Әшнәге авылында мемориаль такта кую тантанасы үтте(ФОТО)

Бөек Җиңү көне алдыннан педагогик коллективларда да күп төрле тәрбияләү чаралары үткәрелә.
Шушы көннәрдә генә шундый чараларның берсе Рус Әшнәге мәктәбендә узды. Ул шушы авылда туып үскән, Советлар Союзы Герое Александр Меркушевка мемориаль такта куюга багышланган иде. Тантананы Рус Әшнәге авыл җирлеге башлыгы Таһир Садретдинов ачып җибәрде. Ул бүгенгесе көнне авылда биш сугыш ветераны калуы, аларның барысының да торак шартлары яхшыртылуы хакында сөйләде. Ә мемориаль тактаны ачу хокукын авыр сугыш елларында тылда хезмәт куйган Виктор Елисеев белән Надежда Сведущевага бирделәр.
Аннан, тамаша кылган халык Бөек Ватан сугышында башларын салган якташларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Авыл җирендә яшәүче сугыш ветераннары һәм тыл батырларына биредә ел әйләнәсе зур хөрмәт күрсәтелә. Бүгенгесе көнне аларның күбесе чыгып йөри алмаганлыктан, ярдәмгә мохтаҗлары да игътибардан читтә калмыйлар.
-Мәктәп коллективы андыйларга карата даими шефлык ярдәме оештыра,-дип башлады үз чыгышын мәктәп директоры Рөстәм Вәгыйзов. Үз чыгышында ул соңгы елларда балаларга патриотик тәрбия бирүнең дә нык активлашуы хакында сөйләде.
Патриотик тәрбия дигәннән, район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков мәктәпләрдә күрелгән чараларның шуңа нигезләнгәнлекләрен ассызыклады. Мәктәп бинасына мемориаль такта куелу һәркемгә зур җаваплык өсти. Ул формаль гамәл генә булырга тиеш түгел. Герой укыган мәктәптә бу аеруча бер баш югарыррак дәрәҗә алырга бурычлы,-диде ул чыгышында.
Район хәрби комиссары урынбасары Илфат Закиров үз чыгышында ун герое булган район белән горурланырга чакырды. Бу уңайдан ул районыбызда әле тагын берничә кешенең сугыш еллары чорында Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителүләре хакында белдерде. Боларның барысы да документлар белән расланган. Бүгенгесе көнне андый батыр йөрәкле каһарманнарыбыз турында мәгълүматлар туплау эшләре башланган.
Монда билгеле инде укучыларыбыз да актив эш җәелдереп җибәрергә бурычлылар- диде ул. Кем белә, әле киләчәктә дә якташ геройларыбызның исеме тагын да тулыланып китәр. Тик шунысын онытмыйк, тәкъдим ителүләре үзе генә дә якташларыбызның олы батырлыгы хакында сөйлидер.
Идрис Аметов.
Фото авторныкы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 гыйнвар 2021 - 09:59Игътибар, газетабызда конкурс! Татарстанда 2021 нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Без гасырлардан гасырларга күчеп килүче рухи кыйммәтләрне дәвам итәргә тиеш.11100
-
15 гыйнвар 2021 - 09:46Чын күңелдән зур рәхмәт Тирә-ягыбызда башкалар өчен игелекле гамәл кылучы шәхесләр аз түгел.10700
-
15 гыйнвар 2021 - 09:40Кадерле кешебез мәңгелеккә арабыздан китте 12 нче гыйнвар көнне Яншык авылыннан безнең өчен кадерле булган кешебез Якуп Гыйлемхан улы Мостафин мәңгелеккә арабыздан китте.25500
-
15 гыйнвар 2021 - 09:35Балыкбистәлеләр, бәйрәмдә саклык чараларын күрегез 19 гыйнварда православие динендәгеләр мөһим бәйрәмнәренең берсе Качману бәйрәмен билгеләп үтәләр. Бу көнне районның барлык гыйбадәтханәләрендә гыйбадәт кылулар узачак.13900
-
15 гыйнвар 2021 - 09:33Алинә Гатиятова: " Динәбезнең әдәби бәйгеләрдә тәүге катнашуы түгел иде" Узган ел башыннан ел ахырына – декабрьгә кадәр «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Татмедиа» АҖ филиалы — «Казан утлары» журналы редакциясе Бөек Ватан сугышы темасына язылган иң яхшы повестька, хикәягә «Илең турында уйла» дип аталган ачык әдәби конкурс игълан иткән иде.15101
-
15 гыйнвар 2021 - 09:26Язмышларны бергә бәйләп Якташыбыз – Анастасия Федоровна Парфенова үзенең 75 яшьлеген билгеләп үтте. Әлеге гомер бәйрәмен ул бердәм, дус гаиләсе белән бергә каршылый.16600
-
15 гыйнвар 2021 - 09:24Балык Бистәсендә вакцинацияләү дәвам итә Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча Балык Бистәсе районында бүгенге көндә коронавирус инфекциясе белән 54 авыру очрагы ачыкланган.13300
-
15 гыйнвар 2021 - 09:05Балык Бистәсе горурлыклары Моннан берничә ел элек газетабызда районыбызның Чыршылы Елга егете Илнур Фәйзуллинның Казан фәнни-тикшеренү технологик университетында (КНИТУ-КХТИ) эшләве һәм фәнни эш белән шөгыльләнеп галим дәрәҗәсенә күтәрелүе турындагы язма урын алган иде.8600
-
14 гыйнвар 2021 - 14:51Мәрзия Хәтимова - Балык Бистәсенең алдынгы хат ташучысы “Авыл офыклары” редакциясе 2021 елның беренче яртыеллыгына район газетасына иң күп тираж җыючыга конкурс игълан иткән иде.19200
-
14 гыйнвар 2021 - 13:35Моргта табиблар хатасы аркасында үлгән әниләрен ике тапкыр җирлиләр Мондый хәл кинода гына була17000
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.104200
-
14 гыйнвар 2021 - 10:15Коронавирустан вакцинация кемнәргә ясалмаска тиеш? Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина коронавирустан вакцинация кемнәргә ярамаганлыгын әйтте.20300
-
14 гыйнвар 2021 - 10:06Владимир Путин киләсе атнадан массакүләм вакцинация хакында игълан итте Ил башлыгы Хакимияткә вакцина ясау буенча йөкләмә бирде.14300
-
15 гыйнвар 2021 - 15:03Бүгенге "Сорау - җавап" уенының катнашучысы Рәзилә Мөхәммәтрәхимова
-
15 гыйнвар 2021 - 14:56" Авыл офыклары" редакциясе үзенең әбүнәчеләре арасында призлар уйнатты
-
14 гыйнвар 2021 - 11:33Бирдебәк авылында су китереп күңел ачканнар😊
-
15 гыйнвар 2021 - 09:57Балагызны яисә үзегез җырларга, фортепианода уйнарга өйрәнергә теләсәгез мөрәҗәгать итегез. Балагызны яисә үзегез җырларга, фортепианода уйнарга өйрәнергә теләсәгез мөрәҗәгать итегез.1600
-
15 гыйнвар 2021 - 09:54“Русский мрамор” җәмгыяте үзенә эшкә чакыра “Русский мрамор” җәмгыяте үзенә эшкә чакыра5000
-
15 гыйнвар 2021 - 09:59Игътибар, газетабызда конкурс! Татарстанда 2021 нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Без гасырлардан гасырларга күчеп килүче рухи кыйммәтләрне дәвам итәргә тиеш.11100
-
15 гыйнвар 2021 - 09:46Чын күңелдән зур рәхмәт Тирә-ягыбызда башкалар өчен игелекле гамәл кылучы шәхесләр аз түгел.10700
-
15 гыйнвар 2021 - 09:40Кадерле кешебез мәңгелеккә арабыздан китте 12 нче гыйнвар көнне Яншык авылыннан безнең өчен кадерле булган кешебез Якуп Гыйлемхан улы Мостафин мәңгелеккә арабыздан китте.25500
-
15 гыйнвар 2021 - 09:35Балыкбистәлеләр, бәйрәмдә саклык чараларын күрегез 19 гыйнварда православие динендәгеләр мөһим бәйрәмнәренең берсе Качману бәйрәмен билгеләп үтәләр. Бу көнне районның барлык гыйбадәтханәләрендә гыйбадәт кылулар узачак.13900
-
15 гыйнвар 2021 - 09:33Алинә Гатиятова: " Динәбезнең әдәби бәйгеләрдә тәүге катнашуы түгел иде" Узган ел башыннан ел ахырына – декабрьгә кадәр «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Татмедиа» АҖ филиалы — «Казан утлары» журналы редакциясе Бөек Ватан сугышы темасына язылган иң яхшы повестька, хикәягә «Илең турында уйла» дип аталган ачык әдәби конкурс игълан иткән иде.15101
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика