Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Оста куллы Фазылҗан

    Тарих битләрен еш ачам. Үткәннәрне онытырга хакыбыз юк безнең. Хәтер безгә шуның өчен бирелгән.

    Бу язмам әтинең олы абыйсы Фазылҗан Гыйлемханов турында булыр. 1911 нче елның 5 июнендә районыбызның Биектау (Көчек) авылында Гыйлемхан белән Маһикамал гаиләсендә дөньяга килә Фазылҗан. Аның тууы гаиләгә икеләтә шатлык алып килә, игенченең имана җирләре арта. Тырышып, тир түгеп эшләгәндә, авыз тутырып икмәк ашау мөмкинлеге туа дигән сүз. Озак көттерми, сеңлесе Миңнехаят та дөньяга килә. Матур гына яшәгәндә Беренче Бөтендөнья сугышы башланып китә. Гыйлемханны сугышка алалар. Тормышның бөтен авырлыгы кечкенә генә гәүдәле Маһикамал җилкәсендә утырып кала. Ашау-эчү ягы такырлана. Әмма яшәргә кирәк. Фазылҗан да үсә, агачтан төрле әйберләр ясарга, балта белән эш итәргә өйрәнә. Әтисе сугышта әсирлеккә эләгә. Алмания белән Төркия җирендә әсирлек газабын кичерә. Туган авылын, гаиләсен, балаларын 1918 нче елда гына күрү бәхетенә ирешә. Әсирлектә сәламәтлеге бик какшаган була.Фазылҗаны кул астына керә башлый, җир сөрүдә булыша, тырмалаша, төннәрен урманда атларын көтә, балык тотарга ярата.
    (Тулысынча газетадан укыгыз)

    Рәмзил Гыйлемхан-Чулманлы.
    Татарстан һәм Русия журналистлары
                                         берлекләре әгъзасы, төбәк тарихын
                                өйрәнүче тарихчы.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама