Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Онытылмас еллар: яки алабата ипие белән кычыткан ашы кыйссалары

    Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы еллар. Без бу чорның коточкыч авырлыкларын, ачлык, ятимлек күренешләрен өлкән буын вәкилләреннән ишетеп, китаплардан укып, кинолардан карап кына беләбез.

    Сугыш чоры балаларының язмышлары төрле-төрле булса да, авырлыклары бертөрле. Кайберләре әтиләре сугышка киткәндә туып кына калган, ана карынында калганнары да байтак, ятим калган, яисә гомерлеккә гарипләнеп кайткан әтилеләре дә бар.
    "Дүрт бала мич эченә кереп йоклый идек"
    Сугыш вакыты, аннан соңгы елларның әчесен-төчесен татыган, хәзерге вакытта Олы Әшнәк авылында яшәүче Гөлсем һәм Зәйтүнә Гариповаларга кереп киләм. Ул елдагы кешеләр, хәзергеләрдән аермалы буларак кычыткан, алабута, юа ашап үскәнгәме сәламәт һәм эшкә ныклар. Капка төбе, ишегалды баскыч төбенә кадәр кардан чистартып, пөхтә итеп себерелгән. Хатын-кызлар яшәгәнлеге өй эчендәге чисталык, тәртиплектән күренеп тора. Гөлсем әби белән Зәйтүнә әби кара-каршы чәй эчеп утыралар. Сирәк кенә сөйләшеп алалар, Зәйтүнә әби бик үк ишетеп бетерми. Шулай да хәтере яхшы, балачагы хатирәләрен бер дә онытмаган. Барысын да түкми-чәчми сөйли.
    Гөлназ Зарипова.
    Бу язманың тулы вариантын газетадан укый аласыз.
    Фото: авторныкы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: