Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

Күптән түгел Камский авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга багышланган һәйкәлне ачу тантанасы булды [ФОТО]

Юк, онытмыйлар сезне, каһарманнар!

Бүген безгә ул дәһшәтле сугышны музейлар, хәрби дан һәйкәлләре искә төшереп тора. Аларга халык сукмагы өзелми. Камский авылында да һәйкәл бар иде. Әмма ул җимерелде.

Менә хәзер авылда яңа, биек, мәңгелек ут кебек югарыга омытылган һәйкәл барлыкка килде. Аны Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Кулон" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Альберт Фәхретдинов төзетте.

Тантана бер минутлык тынлык белән башланып китте. Һәйкәлне кызыл тасма кисеп Шомбыт авыл җирлеге башлыгы Николай Сергеев, "Кулон" фирмасы вәкилләре Әнәс Бәширов, Иван Ефремов ачтылар.

Бөек Ватан сугышы турында шигырьләр, сугыш елы җырлары яңгырады. Камский авылыннан китеп һәлак булган 39 каһарманның исемнәре аталды.

Николай Сергеев, районның мәдәни сфера бүлеге җитәкчесе Наталья Чернова чыгышларында Альберт Шамил улына рәхмәтләрен җиткерделәр. Шулай ук төзүчеләргә дә авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләре әйтелде.

Чишмә турында да онытмаганнар. Аңа уңайлы, матур төшү урыны ясалган.

Тантанадан соң чәй мәҗелесе булды. Кунакларны һәм авыл халкын плау белән сыйладылар.

Әнисә Сөнгәтуллина,

район хәрби комиссариаты хезмәткәре.

Фото: Илшат Кәримуллин төшереп алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев