Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

Рус Тат
Бөек Җиңүгә–75 ел

Күкилеләр эстоннарны үз итеп яшәгәннәр

Укучыбызга тәкъдим ителә торган түбәндәге язмабыз сугыш елларының яралы кайтавазы. Шуңа күрә авторыбызның хәтирәләрдән барланган мәкаләсен үзгәртмичә бирергә булдык.

Әкълимә Әхмәтша кызы Салахиева сөйләгәннәрдән...(90 яшьтә)
Июль аенда ук Эстония, Латвия, Белоруссия республикаларыннан Ленинград, Мәкәу өлкәләреннән 57000 кеше Татарстанга эвакуацияләнгән. Эстонияне немецлар басып алганчы, Тарту шәһәрендә яшәүче офицер хатыннары һәм балалары безнең авылга яшәргә килделәр. 1938 елны Хәсәнша Әхмәтшинны -(Күкинең беренче коммунисты), безнең әтине Күки авылы колхозына рәис итеп билгелиләр. Колхозда берникадәр эшләгәч, мин урман хуҗалыгы "Стахановец" артелендә хисапчы-кассир вазифасына күчтем. Район үзәге Котлы Бөкәш банкында мәктәптә бергә укыган иптәш кызларым Рабига Фәсхиева белән Бәнат Гыйниятова эшләгәнлектән, миңа җиңелгәрәк туры килде. Җәмилә апам да Казанда бухгалтерлыкка укып кайтты. Дөньялар матурланып кына килгәндә, 1941 елны сугыш башланды,-дип сөйләвен дәвам итте мөхтәрәм ветеран. -Бөтен ир-атлар фронтка алынды. Авылда хатын-кызлар һәм карт-коры гына калды.
Бу елларда оборона максатларындагы чимал җитештерүче артельне җитәкләгән әтиебез Хәсәнша Әхмәтшин бронь белән тылда эшләде. Озакламый Күкигә Эстониядән 60 кеше, (15 семья) эвакуацияләнде. Аларның күбесе артельгә эшкә урнашты. Хуҗалык мөдире буларак, миңа эстоннарны ашамлык белән тәэмин итә йөкләнде. Үземнең ияләнгән ак айгырым "Кашка" бар иде, шуны җигеп, Шомбыттан ашлык ташыдым. Аны юл уңаендагы Балтач авылында тегермәндә тарттырдым, шул оннан эстоннарга ипи пешердек. Артельдәге эшләрем чамадан тыш күп булса да, эстоннарны да онытмадым. Шунлыктан алар мине бик яраттылар. Күки авылы кызлары Әкълимә Әхмәтшина, Кәмәрия Гыйльметдинова, Хөселбәнәт Хәбибуллина солдат шинелен 1 ай булса да киеп алалар. Котлы Бөкәштә махсус өйрәнүләр узганнан соң, хәрби комиссар: "Әхмәтшина, син фронтка алынасың",-ди. Япь-яшь Әкълимәнең бәхетенә күрәдер, эвакуацияләнгән эстоннарның җитәкчесе Мосов нәкъ шул мизгелдә хәрби комиссариатка килеп керә. "Бу кыз бала 60 эстонга хезмәт күрсәтә. Артельдә дә эше җитәрлек. Теләсә нәрсә әйтегез, Әкълимәне фронтка җибәрмим",-дип, карарның үзгәртелүенә ирешә.
1945 елның апрелендә үпкәмә салкын тидереп каты авырдым. Мария әби кырмыска белән бал кайнатып китерде, үпкәмә шуның шифасы тиде, савыктым. Сугыш беткәннән соң туган якларына кузгалган эстоннар өйгә кереп, минем хәлемне белешеп, елашып саубуллаштылар
Җәмилә Әхмәтша кызы Насыйбуллина сөйләгәннәрдән.....(92 яшьтә)
-Мин сугыш чорында артельдә (Күки-агач эшкәрту цехында ) бухгалтер булып эшләдем. Эстоннар авыл халкы белән бергә эшләделәр. Алар 20 кеше (5 ир-ат, 15 хатын-кыз) эшләде. Эшкә яраклы ирләр (егетләр һәм 50 яшьтән өлкәннәр) ат арбасы, ат чанасы, тәгәрмәч, балта, көрәк сабы, агач көрәк ясадылар. Хатын-кызлар юкә мунчаласыннан каплар, шомырттан кәрҗиннәр, юкәдән кечкенә сумкалар эшләделәр, юкәдән арканнар иштеләр. Эстоннар эшкә бик оста, төгәл иделәр. Эш сәгатьләрен һәр вакыт тутырып эшләделәр, тәртип бозмадылар. Эшчеләр белән дус эшләделәр. Сугыш чорында аларга да артель эшчеләренә кебек паек (ипи, чәй, шикәр, прәннек) бирделәр.
Тулырак язманы газетабыздан укырсыз.
Фәнис Әхмәтшин.
Күки мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәтирәләр сугыш елларының яралы кайтавазы Сугыш чоры