Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

Кеше китә эзе кала....

Ямьле июнь ае кемгәдер матур булса да, кайберәүләрдә шом тудыра.

Бу бигрәк тә инде олы яшьтәге ватандашларыбызга кагыла. Дистә еллар үтеп сугыш афәте башлану көне ерагайса да, аның кайтавазы ерак араларны якынайтып, безнең аңыбызга, рухи көнкүрешебезгә бик каты бәреп тора. Украинада соңгы елда булган вакыйгалар фонында Бөек Ватан сугышының Ватаныбыз тарихында нинди зур урын алып торганлыгын кайберәүләр хәзер генә аңлады шикелле. Чынлап та, 22 июньдә башланган иң зур сугыш, элеккеге СССР дәүләтендә яшәүче халыклар аңында тирән эз калдырган.
Быел, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү зур масштаб белән алып барылды. Ул хәзер дә дәвам итә дисәм ялгыш булмас. Россиянең барлык төбәкләрендә шушы зур бәйрәм белән бәйле моңа кадәр күрелмәгән чаралар үткәрелде. Татарстан җөмһүриятебез белән берлектә туган - Балык Бистәсе районында да күп кенә очрашулар, тантаналы вакыйгалар булды, шул исәптән, әлбәттә инде Югары Тегермәнлек авылында. 6 май көнне урта мәктәп җирлегендә район башлыгы Илһам Госман улы Вәлиев җитәкчелегендә йөзләгән кунак белән берлектә, авылдашларыбыз, мәктәп коллективы батыр якташыбыз Барый Гани улы Шәвәлиевны хөрмәтләп, аңа матур сын ачтылар. Бу чара Тольяттида яшәүче авылдашыбыз Фәрит Рәшит улы Хәсәнов тырышлык куймаса булмыйча да калыр иде. Югары Тегермәнлек авылына даими рәвештә игелекле эшләре белән ярдәм итеп торучы Фәрит абыйның үзенә һәйкәл куярлык инде. Аның булышлыгын туган мәктәбе дә даими сизеп тора.
Бюст ачылу белән берлектә ул көнне мәктәптә тагы икенче бер эш-гамәл кылынды - ул да булса атаклы "Cугышчан һәм хезмәт даны" музее яңа бүлмәгә күчте. Бу уңайдан тарихка күз саласы килә. 1960 еллар башында татар халык шагыйре Шәүкәт Галиев Александр Матросов батырлыгын кабатлаган татар егете Барый Шәвәлиев турында язма таба. 2003 елның 18 декабрендә үзенең шәхси архивыннан безнең музейга җибәргән истәлегендә ул болай дип яза:"1961 елның җәендә Мәскәүдә, Совет армиясе музеенда сугышчан листовкага юлыккач:"Таптым!"- дип сөенгән идем. Әмма кем ул, кайдан?... Шигырь язуым эзләү чарасы иде. Бу эзләүгә Рафаэль Мостафин да кушылды ( "Кто они, неизвестные герои? " 9 мая 1965г. "Комсомолец Татарии"). Әмма архивларда эзләнеп эзенә төшкәне, бу өлкәдә күп ачышларга ирешкәне язучыбыз Шамил Рәкыйпов булды. Рәхмәт аларга".
Шушы эзләнүләр нәтиҗәсендә, бүләкләнгән орден номеры буенча, Барый Шәвәлиевның Балык Бистәсе районы Түбән Тегермәнлек авылы егете икәнлеге ачыклана. 1943 елның январенда сугышка киткән бу комсомолец, 1944 елның 23 июнендә, 19 яшендә, Белоруссия җирләрен фашистлардан азат итү өчен, "Багратион" исеме алган операция башланган көнне Александр Матросов батырлыгын кабатлап дошман ут ноктасын күкрәге белән каплап, геройларча һәлак була.
Тулырак язманы газетадан укый аласыз.
Илфар Габдрахманов.
Фото редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 22 июньдә башланган иң зур сугыш