Чараны Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова ачып җибәрде. "Җәлилчеләрне шушы рәвешле искә алу - матур күренеш. Иң мөһиме - хәзерге көндә мондый корбаннарны булдырмау. Моның өчен тыныч, имин күкнең кадерен белеп яшәргә кирәк. Ә безнең каһарманнар алдында булган төп бурычыбыз исә - аларны хәтерләү", - диде Ирада Әюпова үз чыгышында. Искә алу җыены татар җырчылары һәм театр артислары башкаруындагы җырлар һәм шигъри әсәрләр белән үрелеп барды.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан тарих сәхифәләрен барлап, М.Җәлил тоткынлыкта булган төрмәдә, шул баракларда фашистлар тарафыннан 2 891 кешенең үтерелүен җиткерде. Шуларның 24 Советлар Союзыннан булган. Әнә шул 24нең яртысына якыны, төгәлрәге, 11е - татар ир-егетләре: Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров. Алар үлемнәре белән үлемсезлек яулаган шәхесләр. Рафис Корбан әйтүенчә, быел искә алу җыенының географисе киң, чарага хәтта Кабардин-Балкар республикасыннан да кунаклар килгән.
Соңрак искә алу чарасына җыелучылар М.Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды.
(intertat.ru.)
Фото yandex.ru
Нет комментариев