Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

Кайтмый калганнарга

Кайтмый калганнарга

(Иске Арыш авылындагы һәйкәл янында)

Авыл уртасында бер һәйкәл бар,
Сугыштан кайтмый  калганнарга.
Моңсу гына карап кала ул,
Бу тирәдән узганнарга.

Авылымның изге кәгъбәсе ул,
Нәсел җебе монда уралган.
Кайткан монда  күпме өлкән җаннар,
Хафизулла, Мәҗит, Рамазан...

Зөлкарнәй  булган гармунчы,
“Мысыр” көен бик шәп уйнаган.
Мисбах белән  Гаффар Галимҗаны
“Карурман”ны парлап җырлаган.
 
Галимҗанның туган көне икән,
Гөл китергән ана улына.
Ул яраткан яран чәчәге,
Һәйкәл итәгенә куела.

Кайтмый калганнарга дога кылалар

Яше, карты һәйкәл янында.
Зекер әйтә әнә таңнарда
Агинешнең сөзәк ярында.

Җиңү көне! Авыл халкы искә ала,
Кайтмый калган газиз улларын.
Тургайларга чаклы сезне сагынып,
Җырга күмә басу-кырларын.


Миннур Сафиуллин,
отставкадагы өлкән лейтенант.

 

Фото bpcol.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса