Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Истән китми чабаталы яшьлекләр...

    Әминә апа Фәсхетдинова 1933 нче елда 11 балалы гаиләдә туа. Габдулла, Нургали, Госман, Габделәхәт, Мингаян, Минехаят, Шәмсехаят, Миннегөл, Рабига һәм Әминә- болары бертуганнары. Ул әтисен хәтерләми, сугыш башланганчы инде вафат булган.

    Сугышка биш абыйсын да алалар. Әнисе Вәсбиҗамал апага балаларын ачлыктан-ялангачлыктан саклап калу өчен көне-төне эшләргә туры килә. Көндезләрен колхоз эшендә булса, төнлә балалары ялангач булмасын, әз булса да юнь булыр дип алъяпкычлар тукып сата. "Ачлыктан-ялангачлыктан безне әни коткарды, ул бик уңган иде,"-дип күз яшьләре аша искә ала Әминә апа.
    Кечкенә Әминә 4 класс кына укып кала."Беренче укытучым Шура апа иде,"-ди ул.Аннан соң күрше авыл Күгәрченгә төшеп укырга кирәк була. Ләкин ашарга табу да зур газап булган заманда ялгыз ана каян җиткерсен? 13-14 яшьлек малайлар-кызлар зурлар белән бер сафка басып эшкә җигелгәннәр. "Кырда куна идек, зурларга көлтә биреп тордык",-дип искә ала ул чорларны Әминә апа. Әйе, балачак, яшьлек елларын сугыш урлаган буын ул. Әле эше эш, ашарыңа булса бер хәл! Черек бәрәңге эзләп Кадрәк, Урай кырына кадәр арба тартып суыкта җәяү барып кара әле. Баргач та әллә табасың, әллә юк... Бервакыт Кадрәк авылында бер усал-утагай очрап үзенең яшелчә бакчасын утата. Тамак хакына әллә ниләр эшләрсең! Тукай урманына зелпе җыярга җибәрәләр. Зелпене турап аш пешергәннәр. Кычыткан,черек бәрәңге коткарып кала аларны ачлыктан.
    Сугыш беткәч тә авырлыклар җитәрлек була. Авылга сугышка киткән ир-атларның бик азы гына әйләнеп кайта. Абыйсы Нургали кайткач та озак яшәми.Ә ике абыйсы бөтенләй хәбәрсез югала. "Госман абыйның гына кайда күмелгәнен белә алдык",-ди ул йөрәге өзгәләнеп. Олы абыйсы Габдулла очучы булган. Һавада самолёт күренсә гел абыйлары кайтыр кебек тоелган. Ләкин сугыш беркемне дә аралап тормый. Абыйларының сурәтен, апасы Миннегөлнең шул чорга, абыйларына атап чыгарган шигырьләрен һәм йөрәгендә авыр елларның онытылмас истәлекләрен саклый Әминә апа. Сугыштан кайтмый калган абыйларына язганы беркемне дә битараф калдырмас.
    Әнкәй көтте балаларын
    Әнкәй көтте үлгәнче.
    Тар каберләренә кереп
    Балчыклар өелгәнче.
    Актык сулышына кадәр
    Әнкәй көтте баласын
    Бомба төшеп балчык күмгәч
    Андин ничек кайталсын.
    Әй ,аллам, диде микән
    Алсу йөзен кайда куеп
    Җаннарын бирде икән.
    Барсаң иде күрсәң иде,
    Германия җирләрен.
    Эзләсәм таба алмам микән
    Туганнар каберләрен.
    Урманнарны яңгырата
    Моңлы кәккүк тавышы
    Баласын җуйган ана күк
    Аныңдадыр сагышы.
    Туганнарга теләгем шул
    Нурлы булсын гүрләре.
    Чәчәк атам дигән чакта
    Коелды бөреләре.
    Миннегөл апаның шигырьләрен язып бетерер өчен бер китап кирәк булыр иде. Күпме сагыш, әрнү тупланган аларда!
    "Истән китми һичбер вакыт.Безнең урман кисүләр. Арба тарткан,чана тарткан.Чабаталы яшьлекләр"-дип искә ала ул. Миннегөл апа үзе дә бакыйлыкка күчкән инде. "Мин берүзем генә исән туганнардан. Аллаһы Тәгалә мине аларга догачы итеп саклап калгандыр",-ди Әминә апа. Без аның яныннан матур уйлар белән киттек. Сокланып, горурланып сөйләрлек буын. Гадәттә хөкүмәт сугыш ветераннарын олылый, хөрмәтли, төрле матди ярдәм күрсәтә. Ә балачагын, яшьлеген сугыш урлаган буын хөрмәткә лаек түгел ме соң...
    Фәйрүзә Бәдамшина.
    Балтач авылы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: