Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Ильяс Садыйков: бәйнә-бәйнә сөйләр кичергәннәрем бар

    Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел вакыт узып бара. Илебезгә шактый кыйммәткә төшкән бу җиңү шатлыгын үз күзләре белән күреп, безгә тынычлык бүләк итүчеләрнең саны да бүген авылларда бармак белән генә санарлык калды.

    Исән вакытта аларның хәл-әхвәлләрен белешеп яшәү кирәк шул. Шул нияттән Котлы Бөкәш авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Ильяс абый Садыйков белән очрашырга булдым. Ул Күгәрчен авылында ишле гаиләдә туып үскән. Егет Төньяк Кавказ өчен барган бәрелешләрдә катнаша, яраланып аны хәрби госпитальгә озаталар.
    Шактый вакытлар дәвалангач аны туган авылына җибәрәләр. Башында, кулында, аягында канлы сугыш кырын искә төшереп торучы җәрәхәтләр әле бүген дә үзен нык сиздерә. Ильясны колхозда нинди эшкә кушсалар, ул шунда бара.
    Күп еллар дәвамында Кызыл Йолдыз районы кулланучылар җәмгыятендә хезмәт куя. Ике ул һәм ике кыз бүләк иткән Югары Тегермәнлек авылы кызы Бибикамал апа белән алар Котлы Бөкәш авылында төпләнеп калалар. Биредә алар бурадан йорт җиткезеп чыгалар. Әңгәмәбезне сак кына башласам да, Ильяс абыйның шат күңелле, бүгенге көн белән яшәүче замана карты булуын күреп гаҗәпләндем. Сорауларның барысына да ул төгәл җавап бирде.
    -Гаиләдә ир-ат һәм хатын-кыз эшен бүлеп карау бар идеме?
    -Тормыш булгач төрле хәлләр була инде, кызым. Әмма хатын-кызга ир-ат эше эшләтүемне һич кенә дә хәтерләмим. Әле киленемә дә бүген кар көрәргә чыгып баруын күргәч ачуланып: "Синен эш ашарга пешерү, кызым",-дип кире борып керттем.
    -Сугышта катнашучылар бүген бик аз калып бара, Ильяс абый. Очрашуларга чакыралармы? Балалар белән аралашу вакытында нинди хисләр кичерәсез?
    -Шушы көннәрдә генә балалар бакчасына чакырганнар иде. Үземнең күргәннәрне, башымнан кичергәннәрне бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем. Соңыннан шулкадәр дуслашып киттек алар белән, кайсылары кочагыма килеп сарылдылар. Аларны алдап булмый, күңелеңдәген бик яхшы сизә алар. Аллаһы Тәгалә үземә дә 7 оныгымның баласын күрерлек гомер бирде. Кече улым төп нигездә яши. Барыбыз да бергә җыелышкач 27 булабыз.
    -Җиңү бәйрәме якынлашкан саен күңел нидер көтәдер инде, Ильяс абый?
    -Без олы яшьтәгеләргә хәзер тирә-юньдәгеләрнең ачык йөзе, тәмле теле генә кирәк инде. Дөрес, авыл җирлегендә эшләүчеләр еш кына теге яки бу мәсьәләдә киңәш сорап кергәлиләр. Район башлыгыбыз Илһам Валеевка рәхмәт яусын, Җиңү бәйрәмендә дә, өлкәннәр көнендә дә вакыт табып хәлемне белеп чыга. Күршеләребез, туганнар белән дә дус-тату яшәдек.
    Берүк бүгенге яшьләребез дәүләтебез тарафыннан бирелгән олы мөмкинлекләрдән киңрәк файдалансыннар, гаиләләрдә балаларның шатлыклы авазлары бер вакытта да тынып тормасын, дөньялар тыныч булсын иде.
    Нурзидә Галиуллина,
    Котлы Бөкәш авылы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: