Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

Хәтер кайтавазы

Бүген районыбыз авылларында Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган тантаналы митинглар булып узды.

Утлы еллар гарасаты илебезнең һәр төбәгендә үзе эзен калдырып киткән. Районыбыздан да Ватан сагына китүчеләр меңәрләгән саннар белән исәпләнә. Дүрт елга сузылган рәхимсез сугыш һәп гаиләдән әти-бабаларыбызны тартып алган, күпме кешене туган туфрагыннан йолкып чит җирләргә үлем кочагына илтеп ташлаган, күпмесен яралаган, имгәткән. Күгәрчен авылыннан да фронтка 520 ир-егет алынган. Шуларның 275 е исән-имин туган якларына кайту бәхетенә ирешкәннәр. Авыл уртасындагы һәйкәл-обелискта батырларча һәлак булган, хәбәрсез югалган 245 фронтовикның хәтере, исем-фамилиясе мәңгелеккә уелган. Бүгенге митингта да яудан кайта алмаганнар бер минутлык тынлык белән искә алынды. Мәктәп укучылары тигез сафларда обелиск янынннан уздылар. Авыл җирлеге башлыгы Альберт Сафин, тарих укытучысы Рөстәм Шакиров, ветераннар советы рәисе Люция Мингарипова чыгышлары, котлаулары тыңланды. Авылда бүгенге Җиңү таңын каршылаган ике ветеранның берсе Габдрахман ага Зәйнуллин да сугыш елларын искә алып үтте. Бүгенге буын яшьләренә ихлас теләкләре яңгырады. Соңыннан, күркәм традиция буенча дүртенче сыйныф укучылары Татарстан варислары берлеге сафына кабул ителделәр. Бөек Җиңү көнендә барыбызның да теләге бер генә: илебезнең күге аяз булсын, беребезгә беркайчан да сугыш дәһшәтләрен күрергә язмасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев