Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Фасыйх Гарапшин: михнәтне күреп үскән өлкән буынга бүгенге матур тормышның һәр мизгеле аеруча кадерле

    Әдип әсәрендәгечә, түбәннән-тормышның төбеннән күтәрелде ул. Бик иртә, 12-13 яшьлек чагында ук, нужа арбасына җигелде. Эшләп бирчәләнгән нәни куллар, яздан көзгәчә йөгергән аякларның яргалануыннан җан әрнүе дә сизелмәде ул чакта.

    Яшь иде шул. Болынлыкка төнге ат көтәргә чыгулары, ияргә буе җитмәгәч ат йөгәнләп янәшәдән йөгерә-атлый барулары да шул елларның ачы истәлеге. 1941 елның сугыш башлану хәбәреннән сыгылып төшкән аналарның күз яшьләрен күрү генә авыр иде Фасыйхка. Сугышның никадәр кайгы-хәсрәт китерәсен бала күңеле белән тойды ул. Аның җиле исә Кече Әшнәктәге һәр йортка диярлек кагылды. Авылдагы ир-егетләр берәм-берәм фронтка киттеләр. Әтисе Гарапша гражданнар сугышыннан яраланып кайткан фронтовик булу сәбәпле, аны кабат сугышка алмадылар. Ә менә абыйсы Зыятдин яу кырына киткән җирдән кайтмады.
    Авылда, тылда калганнарга да җиңелләрдән булмады ул чакларда. Ике-өч кеше өлешенә тигән хезмәт үсмер малайлар җилкәсенә өелде. Чәчүгә дә чыкты Фасыйх, болынлыкка печән җыярга да йөрде. Чалгы белән чабып, киптерелгән печәннәрне җәен өеп әзерләп куярлар иде дә, кышын иртәнге кояш чыкканчы ат җигеп алырга китәрләр иде.
    Фарваз Каюмова.
    Бу язманың тулы вариантын газетадан укый аласыз.
    Фото авторныкы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: