Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

Эзләнүләрнең чиге юк....

Александр Матросов батырлыгын кабатлаган якташыбыз Түбән Тегермәнлек авылы егете Барый Гани улы Шәвәлиев турында 1960 елларда атаклы язучылар Шәүкәт Галиев, Рафаэль Мостафин, Шамил Рәкыйпов күп эзләнү эшләре алып бардылар. Аларга танылган сугыш ветераннары, журналистлар һәм дә башка ватандашларыбыз да кушылган. Бик күп мәгълүматлар ачыкланып, герой авылдашыбызга багышлап Шамил абый Рәкыйпов...

Александр Матросов батырлыгын кабатлаган якташыбыз Түбән Тегермәнлек авылы егете Барый Гани улы Шәвәлиев турында 1960 елларда атаклы язучылар Шәүкәт Галиев, Рафаэль Мостафин, Шамил Рәкыйпов күп эзләнү эшләре алып бардылар. Аларга танылган сугыш ветераннары, журналистлар һәм дә башка ватандашларыбыз да кушылган. Бик күп мәгълүматлар ачыкланып, герой авылдашыбызга багышлап Шамил абый Рәкыйпов "Чәчәкләр сөйли белә" дигән әсәрен язып чыга, аңа нигезләнеп радиоспектакль куела. Шәүкәт ага Галиев Барый Шәвәлиевның тиңдәшсез батырлыгына сокланып күп шигырьләрен багышлый. Җыелган материалларга нигезләнеп матросовчы укыган Югары Тегермәнлек урта мәктәбендә 1975 елның 9 маенда музей оештырыла. Үзенең музейга тапшырган документларының берсендә Шәүкәт ага болай дип язган: "1961 елның җәендә Мәскәүдә, Совет Армиясе музеенда сугышчан листовкага юлыккач:"Таптым!"- дип сөенгән идем. Әмма кем ул, кайдан?... Шигырь язуым эзләү чарасы иде. Бу эзләүгә Рафаэль Мостафин да кушылды. Әмма архивларда эзләнеп эзенә төшкәне, бу өлкәдә күп ачышларга ирешкәне язучыбыз Шамил Рәкыйпов булды. Рәхмәт аларга". 1960 еллар башында олуг шагыйребез Шәүкәт Галиев башлаган эшне без хәзер дә дәвам итәбез. Соңгы вакытта Барый Шәвәлиев белән бәйле тагын бер документ табылды. Ул да булса бу «именной список безвозвратных потерь личного состава 95 стрелкового полка 31 стрелковой дивизии с 22 по 30 июня 1944 года». Әлеге чыганакта исемлектә 10 номер астында булган Барыйның исеме урысчалатып Борис дип язылган. Хәрби дәрәҗәсе-сержант, отделение командиры, партиясез, туган елы-1925, һәлак булган көне 23 июнь1944 ел. Кызыл Йолдыз районы ялгышлык белән "Гзылюлдузский" дип язылган, 1944 елның 11 январенда район военкоматы тарафыннан хәрби хезмәткә алынганлыгы турында мәгълүмат та таба алабыз. Геройның әнисенең исем-фамилиясе дә, кызганычка каршы, ялгышлык белән язылган-"Шамалеева Миндиля". Иң мөһимнәрнең берсе -ул батырның кайда күмелгәне турында чыганак. Язудан күренгәнчә Барый Шәвәлиев Витебск өлкәсенең Орша районы Ольховка авылыннан 400 метр көнбатышта 59 нчы номерлы туганнар каберлегендә күмелгән була. Монда әйтергә кирәк, соңрак бу каберлек Осинторфка күчерелә. 1960-70 елларда кабернең кайда икәнлеге турында информация булмый күрәмсең, эзләнү эшләре башлана. Барый Шәвәлиевның сугыштан соң каберен эзләгәндә икенче бер якташыбыз Советлар Союзы Герое Александр Меркушев та катнаша (ул елларда Белоруссиядә яши). Эзләнүләр нәтиҗәсен китерә-батыр якташыбызның кайда күмелгәнлеге билгеле була. Бу урынга 1989 елда Мәгъсүм Мостафин һәм Илһам Габдрахманов җитәкчелегендә Югары Тегермәнлек мәктәбе укучыларының барып кайтуы, яшь эзтабарларның иң зур уңышы булгандыр дип уйлыйм. Эзләнүләр дәвам итә.

Илфар Габдрахманов.

Югары Тегермәнлек авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев