Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

Дәһшәтле еллар шаһиты ул-сызылган сырлар...

Кече Укмасның кыр читенә якты, матур киләчәк өмет итеп салынган салам түбәле, җил капкалы кечкенә йорт түбәсе кыегы астында 2 күгәрчен гөрләшә. Капка төбенә чыккан кечкенә Хәтирә шуларны күзәтә. Нинди матурлар, нинди пар килгәннәр!.. Еракта күз кысып елмайган кайнар кояш каурыйларында төрле төсләр уйната, аякларында − кызыл читек.

Балалык самими кызыксынуы илә һәр нәрсәне якын итеп, тотып калырга теләгәндәй, озак карап торды ул аларга. Аның моңарчы да күгәрченнәр күргәне бар иде. Әмма балалары никтер якын, сөйкемле сөякләре бар, диярсең.

Кинәт, күз карашыннан курыккандай, пырылдашып очып киттеләр. Берни аңламый калган Хәтирә − карашын болытсыз ап−аяз күккә юнәлтте. Нәкъ аның баш очында канатларын кояшны капларга теләгәндәй, олы итеп җәеп зур каракош әйләнә. Балалык курку, үз−үзен саклау инстинкты − куллары белән башын каплап җиргә чүкте. Аңа гына тимәсен, энесенә, әнисенә, әтисенә...

− Безнең балачак − әрнүле, әтисез, ямьсез балачак ул. Әнидән бик еш безнең әти кем төсле, нинди иде дип аптырата идек, − дип сүзен башлады әтисез буынның бер вәкиле, язмам герое 79 яшьлек Хатирә апа Сөнгатуллина.

1935 елда килен булып төшкән әнисе - Маһирә, балаларына ничек аңлатсын да, нинди сүзләр табып юатсын. 6 ел ир канаты астындагы гомер − 6 сәгать сыман үткән дә киткән. Ул килен булып төшкәч, юк җирдә салам түбәле йорт, читән−абзар, җил капка төзелде, тәгәрәшеп 2 бала дөньяга аваз салган. Шулай бәхетле генә тормышлар җайлана дигәндә генә, аларга билгеле булмаган явыз адәм − Хатирә күргән каракош сыман җир яктысын − кояшны йотмакчы булган...

− Без китәбез инде, − 41нең 22 нче июнендә базардан күңелсез генә кайткан әтисе Рамазан, шул 3 сүз белән эшнең нидә икәнлеген аңлатып бирә.

− Сугыш башланды дигән хәбәр булуга, бар халыкны авыл уртасына, зур гына мәйданга җыйдылар. Алар арасында ир−атлар күпчелек, әти дә шунда. Йорт эшләре белән мәшгуль булып кечкенә энем − Рәшитнең дә шул якка таба китүен күрми калганбыз. Урамнан бер ялгызы килгән сабыйны күреп, җыелган халык: "Кем баласы?" − дигән сораулы карашларын яудыра. Урамнан кәкре аяклары белән тәпиләгән Рәшит, әтисен танып, алдына менеп утыра, − сугыш диюгә, Хәтирә апа үзендә шундый истәлекләр яңара.

Фронтка − Ватанын сакларга, илбасар фашистларны кырып, дөньяда чәчәк ата барган фашизм агачының тамырын корытырга, илен, суын, кендек каны тамган туган җирен, әнисен, хатынын, баласын якларга, сакларга дип авылдан беренчеләр рәтендә чыгып китүчеләр арасында әтиләре − Рамазан да була.

− Әти чыгып китәсе дигән көнне әни күп итеп күмәчләр, төшләр пешерде. Кирәк−ярагын, тәмәкесен җыйнады. Барысын бергә капчыктан тегелгән зур букчага салып, авызын бәйләп куйды. Ә иртәгесен без әтине күрмәдек инде...

Күрмәгәннәр, әмма күңел түренең бер почмагында изге әйбер итеп бүгенгәчә якты истәлекләрне саклаганнар. Күрмәгәннәр, әмма өмет иткәннәр. Исән ул, исән, кайтачак! Кайтабыз, дип китте бит! Күңелләрдә ул өмет бүген дә пыскый, яшәү яме булып якты маяк булып яна. Күрмәгәннәр, әмма башкалар "Әти!" дигәндә, көнләшмәгәннәр − шатланганнар...

Кояш чыга әйләнеп,

Ак болытка бәйләнеп.

Җиңү белән сау−сәламәт

Кайтсак иде әйләнеп.

Урамнарны айкаган җыр − еракта, басу юлында кайтаваз булып яңгырый. Ирләр китте − җыр тынды. Авылга терәлеп торган урманда бүреләр улавы да, ач этләр өргәне дә ишетелми. Өй тәрәзәләрендә − чыра уты вә ирен, әтисен, абыйсы−энесен ут эченә озатканнарның мышык−мышык балавыз сыгуы гына сизелә.

Әлеге язманың дәвамы белән газетабыз битләреннән таныша алырсыз. Язма тетрәндергеч вакыйгаларга нигезләнеп язылган.

Раил САДРЕТДИНОВ

КФУ Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының 3 нче курс татар журналистикасы бүлекчәсе студенты.

http://gorodpiter.ru/froms/katalog/rasskazi-o-genshchinah-veteranah-tr…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X