Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

Чишмәләрдә гомер агышы

Авыл башындагы нык, таза бүрәнәләрдән күтәртелгән йорт ерактан ук балкып, күренеп тора. Өйдән чыгып яр астына төштең исә чишмә челтерәве ишетелә. Һәркөнне әнә шул чишмә янына килеп, аның белән серләшергә, аның агышын тыңларга гадәтләнде Гайнетдин ага.

Саф сулы, үзгә моң белән агучы чишмә белән аның яшәешендә дә уртаклык бар кебек. Хилафлык кылмый матур яшәлде, Миңлебикәсе белән күз карашыннан аңлашып 50 елдан артык гомер кичерделәр, туган илгә эшчән, әхлаклы уллар-кызлар үстерделәр. Ак юл белән үтелде гомер, вөҗдан газабын кичереп яшәлмәде. Ә бит нинди генә авыр еллар булмады, нинди генә кыенлыклар, сынаулар аша үтелмәде? Бүген дә төннәрен искә төшеп йокыны качырган, бәгырьләрне телгәли торган сугыш еллары үзе генә дә ни тора?!

1942 елның 24 декабрендә фронтка китә Күки егете Гайнетдин Мусин. Ул көн бүгенгедәй исендә аның.

-Поездга утырттылар безне. Кай якка баруыбыз билгеле түгел иде. Озак бардык. Берзаман поезд туктады да безгә вагоннардан төшәргә боердылар. Ялан кырда көчле сугыш үткәнлеге күренеп тора. Бөтен дөнья актарылган. Ак халатлы сугышчылар очрый. Шунда инде безне стройга тезеп Ленинград фронтына сугышка керәчәгебезне әйттеләр,-дип искә ала моннан 72 ел элек булган хәлләрне фронтовик.

(Бу язманы газетабыздан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев