Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый: Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Чичкин үзенең сугыш еллары хәтирәләре белән бүлеште

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан үзебезнең “Хезмәт кешеләре” рубрикасында без Бөек Ватан сугышында катнашкан авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре турында язачакбыз. Шундыйларның берсе - терлекчелек тармагында 38 ел эшләгән Николай Тимофеевич Чичкин.

Ул 1924 елның 15 декабрендә Балык Бистәсе районының Масловка авылында күпбалалы крестьян гаиләсендә туган. Сугыш башланганда Николай Чичкин Балык Бистәсе заготконторасының көтүен көткән.

Аның тормыш юлы җиңелләрдән булмый. Балачактан ук әтисенә балта эшләрендә булышкан. 1942 елда районда хәрби курсларда укыган. Шул ук елның августында фронтка китә.

“Өеп тутырылган бомбалар белән кара пароход килеп туктады. Пароходның арткы итәгендә армиягә алынган 50 кеше идек. 29 августта төнлә безне Мари АССРның хәрби частенә җибәрделәр. Анда алты ай укыдык”, - дип искә ала Николай Тимофеевич.

Аның кырыс сугыш юлы Курск Дугасы, Полтава, Польша аша узып, Германиядә җиңү көнен каршы алып тәмамлана.

“Курск Дугасында без оборонада булдык. Безнең гаскәрләргә оборонага күчәргә туры килде, чөнки немец командованиесе безгә каршы 22 дивизия җибәргән иде. Минем 5 армия бу көрәштә бик зур югалтулар кичерде. Шулай Полтавага кадәр барып җиттек. Иртәнге сәгать 4тә дошман тагын безгә бик көчле атака ясады. Бу 1943 ел иде. Батальоннан нибары 18 кеше калдык. Мин пулеметка патроннар биреп тордым. Шунда каты яраландым. Ярты ел госпитальдә дәваландым, аннары тагын фронтка киттем”, - дип, искә төшерде ветеран ул көннәрне.

Суныштан соң 6 ай ул хәрби частьләрдә укый. Кеннигсбергта армия хезмәте үтүен дәвам итә. 1945 елның 9 ноябрендә мобилизацияләнеп, туган ягына кайта.

“Өйдә җимереклек. Әтине хәрби заводка эшкә алалар, шунда үлә дә. Өйдә өч сеңелкәш һәм әни кала. Барысын да яңадан торгызырга туры килде”, - дип сөйли Николай Чичкин.

Башка фронтовик-якташлары кебек, ул да авыл хуҗалыгын торгызуга зур көч куеп, тырышып эшли башлый. Колхоз эшләрендә эшли, фермада терлек карый, совхоз көтүен көтә, ә кышын районның Берсут авылында урман эшләрендә эшли.

Хәзер Николай Тимофеевич авылда бердәнбер исән калган сугыш ветераны.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса