Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Батырларны онытырга ярамый

    Бүген һәр төбәктә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек чаралары күрәләр.

    Инде күп еллар үтсә дә, әле безнең Алан Полян авылында батырларны барлау гадәте онытылып бара. Бүген авылыбыз уртасында хәтта яу кырында батырларча һәлак булганнар хөрмәтенә һәйкәл дә юк.
    Шуңа күрә бүген авылыбыздан фронтка китеп аннан исән-сау әйләнеп кайтып хуҗалыкта хезмәт куйган ветераннар хөрмәтенә мемориаль такта кую уе белән йөри башладык. Дөрес, безнең авыл әлләни зур түгел. Әмма аннан да бит 130 дан артык кеше фронтка киткән.
    Халык телендә: "Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел",-дигән әйтем бар. Шушы көннәрдә генә авылыбыз укучылары Равил Федотов белән Петр Федоровтан зиратыбызда сугыш ветераннарының каберләрен барлауларын сораган идем. Кыска гына вакыт эчендә алар 42 ветеранны табып бирделәр.
    Рәхмәт инде укучыларга! Шуның белән бергә авылыбызда яшәүче тыл батырларын да ачыклап хөрмәт күрсәтергә кирәк дип саныйм. Тик менә вакыт кына аз калып бара.
    Василий Ефимов,
    Алан Полян авылы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: