Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә–75 ел

Балык Бистәсенә герой кайтты, хәтер яңарды

Инде хәбәр иткәнебезчә, илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын каршыларга әзерләнгән көннәрдә Балык Бистәсе гимназиясендә якташыбыз, каһарман танкист, гвардия капитаны Петр Иванович Савинов исемендәге хәрби дан музее ачылды.

Тантанада Татарстан Республикасының хәрби комиссары, генерал-майор Рим Мостаев, Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов, "Татарстан Республикасы комсомол ветераннары" җәмәгать оешмасы рәисе Борис Леушин, район хакимияте башлыгы урынбасары Илнур Ибраһимов, Петр Савинов бертуганының оныгы Владимир Савинов һәм башка туганнары, районыбызның ветераннары катнаштылар.
- Бу Балык Бистәсе туган якны өйрәнүчеләре, укучылары белән берлектә башкарылган зур эшебезнең нәтиҗәсе. Әмма иң зур өлешне Петр Савинов бертуганының оныгы Владимир Савинов кертте,әлбәттә. Бу чын патриот ата-бабаларыбыз батырлыгын йөрәгендә йөртеп кенә калмый, ә бәлки ул мәңгелеккә саклансын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырыша,- диде Михаил Черепанов тантананы ачу нотыгында.
Башка кунаклар да ялкынлы чыгышлары белән бу зур вакыйганың тарихыбызның данлы сәхифәләрен барлауда, кадерләп саклап киләчәк буыннарга тапшыруда, яшьләребезне патриотик рухта тәрбияләүдә бәһасез зур роль уйнавын ассызыкладылар. Мәктәпкә Петр Савинов исемен бирү, Балык Бистәсенең бер урамын аның исеме белән атау турында да фикерләр яңгырады.
Музейның әлеге уку йортында ачылуы очраклы түгел. Савиновлар гаиләсе 1930 елда Питрәчтән безнең районга күчеп киләләр. Петр 1938 елда Балык Бистәсе мәктәбен тәмамлый. Өлкән сыйныфларда укыганда башлангычларга дәресләр дә бирә ул хәтта. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Петр Савинов Казан педагогия институтының әдәбият факультетына укырга керә. Әмма бу һәръяктан талантлы егеткә үзен әдәбияткә багышлау насыйп булмый. Кызыл Армия сафларына алынгач, аны хәрби училищега җибәрәләр. 1941 елның июнь аеннан Петр сугышка китә. Көнбатыш, Брянск, Үзәк, Беренче Украина фронтларында дошманга каршы сугыша. 69 нчы механикалаштырылган бригаданың 53 нче танк полкында рота белән командалык итә.
Дошман тылына өч рейд вакытында аның җитәкчелегендәге экипаж фашистларның 7 танкын, шул исәптән 5 "Тигр"ны, 1 самолетын, 3 үзйөрешле орудиесен, 9 минометын,13 пушкасын, 16 бронетранспортерын,373 автомашинасын, 560 солдатын һәм офицерын тар-мар итә. Өч тапкыр яралана, ике мәртәбә контузия ала. 1944 елның 4 мартында һәлак була. Петр Савинов тиңдәшсез батырлыклары өчен ике мәртәбә (!) Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында Герой Йолдызы орденнарга алыштырыла. Якташыбыз II дәрәҗәдәге Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Кызыл Байрак, III дәрәҗә Кутузов орденнары, «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнә.
Музейда каһарманның фронттан язган хатлары, шәхси документларының күчермәләре, гаилә фотолары урын алган. Биредә шулай ук хәрби техника макетлары, сугыш кырларында табылган экспонатлар белән дә танышырга мөмкин.
Музей ачу тантанасыннан соң, күпләрдә тарихи гаделлек торгызылыр, каһарманыбызга Советлар Союзы Герое (Россия Герое) исеме бирелер дигән өмет ныгыды. Ватан өчен шәһид киткән геройның туганнары өчен, безнең өчен кирәк бу тарихи гаделлек тантанасы. Чөнки аларның батырлыгын онытырга да, аның бәһасен киметергә дә хакыбыз юк. Юк.
Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев