Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсе районында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган хәйрия марафоны булып узды

    Мәдәният йортында ун сәгатьтә оешма, авыл җирлеге вәкилләре җыелды.

    Марафон Людмила Смолина җитәкчелегендәге "Калинушка" ветераннар чыгышы белән башланды. Аннан районның башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Рашат Хәбибуллин марафон үткәрү максаты белән таныштырды.

    -Тиздән илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә җыена. Мондый марафон республика, россия күләмендә үткәрелә. Бүген җыелган акчалар юбилей тантанасын үткәрү, һәйкәлләр төзекләндерү өчен тотылачак. Һәр оешма биналарында бәйрәмгә багышланган логотиплар эленгән булырга тиеш. Мәдәният йорты һәм мәктәпләрдә алар бар инде. Башкарма комитет, мәдәният, халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре бер көнлек хезмәт хакларын күчерделәр. Бүгенге көндә 1200 сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләре, күчтәнәчләр тапшырылды. Алар чын күңелдән кабул итеп, рәхмәтләрен җиткерделәр,-диде ул.

    Марафонда катнашучылар акча җыя торган урынга конвертлар салалар. Бу вакытта сәхнәдә мәдәният йорты хезмәткәрләре, "Өмет" ансамбле концерт номерлары белән чыгыш ясады. Алып баручылар бүләкләр әзерләү, ветераннарның йортларын ремонтлауда ярдәм күрсәткән эшмәкәрләр, фермер хуҗалык җитәкчеләренең исемнәрен атадылар. Болар - Руслан Дормидонтов, Дмитрий Пирогов, Илдус Шакировлар.

    "Йолдыз" фонды директоры вазыйфасын вакытлыча башкаручы Алсу Елисеева әйтүенчә, марафон барышында 300 мең сумга якын акча җыелган. Акча күчерүләр һаман да дәвам итә. Районның үзәк китапханәсе, гимназия, икенче номерлы мәктәп һәм район электр челтәре коллективы актив катнашканнар.

    Таңсылу Минһаҗева.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: