Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык бистәсе районында бүген ветераннарга Бөек Җиңүненң -70 еллыгы медальләре тапшырылды (ФОТО)

    Бүген район башлыгы Илһам Валеев бертөркем сугыш һәм тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең- 70 еллыгы медальләре тапшырды

    Бәйрәмне район башлыгы ачып җибәрде. " Көннәр, еллар бер- бер артлы гасырларга китә бара. Әмма, Бөек Ватан сугышы еллары турында халкыбыз, шул исәптән балыкбистәлеләр дә исебездә тотарга , ветераннарны һәрдаим хөрмәтләргә тырышабыз. Соңгы елларда гына сугыш ветераннарыбызга, сугышта башын салганнарның тол хатыннарына барысы 500 миллион сумга якын дәүләт ярдәме бирә алдык. Безгә ачуланыр ветеран юктыр диеп уйлыйм. Аларның сугыш елларында күрсәткән батырлыклары хакында безнең онытырга хакыбыз юк. Шул Бөек батырлык алдында без баш ияргә бурычлыбыз. Менә бүгенге чара да шул максатларда оештырылды. Без юбилей медальләрен барлык ветераннарга тантаналы шартларда тапшыруны планлаштырабыз. Монысы, олуг чарабызның беренчесе.",- диде ул.

    Бу көнне район үзәгенең егерме ветеранына юбилей медальләре тапшырылды. Алар өчен район мәдәният йорты хезмәткәрләре матур концерт та әзерләгән иделәр.

    Вазыйх Фатыйхов.

    Фото авторныкы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: