Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

Балык Бистәсе районы Зәңгәр Күл авылында һәйкәл ачылды

Җиңү бәйрәмен билгеләп үткән көннәрдә Зәңгәр Күл авылы үзәгендә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемнәрен мәңгеләштергән һәйкәл ачылды.

Халкыбыз элек-электән Ватан өчен шәһит киткән, кан койган улларына, кызларына чиксез зур хөрмәт белән карый. Бу тантанага да халык күп җыелган иде. Башкортстаннан, Казан, Әлмәт һәм башка калалардан да кайткан якташлар. Алар, нигездә, исемнәре шушы һәйкәлгә уелган каһарманнарның туганнары, оныклары. Һәйкәлдә бабаларының исемнәрен укыгач күпләрнең күзләреннән яшь тамчылары тәгәрәде. Сугыш ачысын үз җилкәләрендә татыган тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары да килгәннәр иде.
Тантанада район башлыгы Илһам Валеев катнашты. Ул җыелган халыкны Бөек Җиңү белән котлады. Һәйкәлне ачуда башлап йөргән Наилә Шиһапова гаиләсенә, бу изге эшкә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәтен белдерде. Башка чыгыш ясаучылар да һәйкәлнең хәтеребезне саклауда зур роль уйнавын билгеләп үттеләр.
Шушы авыл кызы Рәйхана Иминева җитәкчелегендәге балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре палатка корып тантанада катнашучыларны солдат боткасы белән сыйладылар.
Күгәрчен Мәдәният йорты, мәктәп үзешчәннәре җырлары, патриотик шигырьләре белән тантанага Җиңү бәйрәме рухы өстәделәр.
Хәзер Зәңгәр Күл үзәгендә дә хәтеребезне саклап мәһабәт һәйкәл тора.
Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев