Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык бистәсе районы Тәберде Чаллысы авылыннан Хановлар гаиләсе Зәнгәр сапфир туйларын уздыралар

    Иртәнге чәйгә хәзерләнеп, кыштыр-кыштыр почмак тирәсендә йөргән Хөснелбанат әби түр якта телевизордан концерт карап утыручы картына дәште:-Карале, кичә телефоннан балалар кайтырбыз дигәннәр иде бит, кузгаласынмы әллә инде? Чәй эчеп алыйк.

    -Алар һәр атнаны кайта бит карчык,-диде Газиз карт канәгать елмаеп. -Шөкер, биш баланың бишесе дә канат ярып очсалар да, туган ояларын онытмыйлар.

    Ак яулыгын башына чөеп бәйләп куйган карчыгына яратып карап куйды ул. "Шатлыкта да, авыр чакларда да янәшәмдә булдың бит. Ә бит нинди чорларны гына үтмәдек без..."

    Әүвәлгечә, кара-каршы утырып чәй эчте карт белән карчык. Әлләни күп сөйләшергә яратмаган картын сүзләре белән бимазаламый Хөснелбәнат әби. Ир сүзе бер булырга тиеш дип фикер йөрткән Газизен күз карашыннан аңларга өйрәнде инде ул. 65 ел бергә, тигез яшиләр бит, шөкер. Гомерне агымсуларга тиңләсәләр дә, суның да ярларга кагылып давылланып аккан чаклары була шул. Сугыш елларын гына күр әнә!

    Әллә инде яши-яши уйлары да бер хәзер, Газиз картның күңелендәген үтәли күргән кебек, Хөснелбәнат әби дә табын яныннан кузгалгач карты белән алгы якка үтте. "Соңгы елларда бирештең шул әле, инсульт дигәннәре дә каян килеп чыкты. Рәхәтләнеп яшәр чагында.."

    -Аллага шөкер, шушылай йөргәч тә әле,-диде карты, аның уйларын укыгандай. -Күпне күрдек бит инде без карчык, күпне күрдек...

    Бу язманы газетабыздан укый аласыз.

    Фәрвәз Каюмова.

    Фото авторныкы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: