Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

Авызда кан йөрттек, әмма төкермәдек [чынбарлыкны хикәяләү]

( Шәрехләү ) Күз ачкысыз буран күзләрен будымы, алар үзләрен үргә чаклы озата килгән әниләренең яшькә чыланган керфекләренә игътибар да итмичә, саубуллашып китеп бардылар. Хәер, әле йокыдан да аерылып бетмәгән сабыйларның күнел күзе ана газабын танырлык идеме соң? Юл читендәге күренер - күренмәс маяк таякларын югалтмаска тырышып атладылар алар. Бу...

Аякларында яңа гына бәйләнгән оек белән чабата. Киндердән сугылган кызыл ыштаннары да гәүдәләренә бик килешле ятып тора. Кара сарык йоныннан сугылган шәл дә нәкь менә быелгы салкыннар өчен әзерләнгән кебек. Урманчига чаклы җитмеш чакрым чамасы атлыйсы бар. Иңнәрдә пешкән бәрәңге йомарламалары, алабата оны тутырылган биштәр үзен вакыт- вакыт сиздереп ала.

Унике һәм ундүрт яшьлек кызларын тәмам карашыннан югалганчы озатып калган ана үрсәләнә - үрсәләнә немесне сүгә: " Каһәр суккан сугыш. Дөмексә генә ярар иде бу хашәрәт, ләгьнәт төшкән фашист калдыклары. Безне ирсез, балаларны балачаксыз калдырды бит ... ".

Көн төшкә авышканда алар ярты юлны үткәннәр иде инде. Тәбә тавы башына да җиттеләр. Бураны да басылып киткән сымак булды. Әллә бөтенләй дә булмаган шунда? Әнә кичәдән калган чана эзләре ярылып ята. Рәхимә : " Әйдә, чана шуабыз апа?!" Зәкия апасы шушы сүзне генә көткәндәй биштәрен җиргә томырды да, чанасына капланып таудан төшеп тә китте. Әй онытылып шудылар да соң?! Озак итеп, тәмам күңелләре булганчы шудылар. Күптәннән мондый рәхәткә тиңенгәннәре булмады шул. Шакыраеп каткан бияләйләр, Рәхимәнең бер каты төшеп тә калган, инде үзе чанага әверелгән каерма тун хикмәте дә туктатмаган булыр иде әле үзләрен. Эңгер-меңгернең төшә башлауы гына аларның урман кисәргә баручылар икәнлеген искәртте. Ә биштәрләр кая? Биштәрләр юк?! Югыйсә кеше -фәлән, эт мазар да күренмәде. Биштәргә тутырылган ризыкның әниләре авызыннан өзелгән бар булган тәгам икәнен аңламасалар да, кыйммәтенә төшенерлек иделәр инде алар. Әле җитмәсә, бу ризыкны биш баласы, гарип ире белән квартирант хатын да сулар һавага сусаган кебек көтеп тора. Берәм -сәрәм өйләрдә генә лампа шәүләсе төшкән авыл каршылады аларны. Борыннарын салындырып ике тәрәзәле йортның ишеген шакыганда алардан да кызганыч кем булды икән? Тупсаны атлап керүгә борынга килеп бәрелгән әче ис, ризык килгәнлеген тоемлаган баларның чырылдаулы тавышы, бишектәге сабыйның туктаусыз йөткерүе, мич башындагы картның өзлексез ыңгырашуына битараф кына түргә уздылар алар. Түр дигәннәре алар адымы белән дүрт - биш адым инде. " Без, безгә, безне ... " Рәхимәнең сакаулы безелдәвенә Зәкия кушылып китте: " Вера апа безне бүреләр куды. Без биштәрләрне ташлап йөгердек, шулай гына котылдык ", -дияргә көч тапты ул. Соңгы тапкыр кайтуларында, чыннан да, урман юлы буйлап аларны ике бүре озатып кайткан иде. Өйдән куып чыгарырлар инде дигән куркудан калтыранган кызларны Вера апалары күкрәгенә кысты: "Бигрәк бала шул әле сез, имчәк сабыйлары" - диюдән ары китмәде. Йортның иртәгесе көне күз алдына килде булса кирәк, кырысланган хәлдә кызларга җир идәндәге ятакка урын күрсәтте. Ач карын, бозланган киемнәр белән кызлар яман да авыр, шыксыз олы толып эченә кереп югалдылар. Төннәрен ярым саташкан хәлдә балавыз да сытып алды Рәхимә. Йоклаганын гына көтеп тора да, Зәкия аның өстендәге толыпны үзенә шудыра. Өйдә шәм җылысы гына, калтыранып уяналар да, янәдән бер - берсенә сыеналар. Анысыннан бигрәк, бете гел аларны гына көтеп торган диярсең, үтереп тешли. Бермәл тынлык урнашкач, Рәхимә мич каршына шуышып килә дә, ни булса, шул булды диеп ярты гәүдәсен мич эченә этәрә. Тәмләп йокыга да тала. Әр ишетмәгәч ул бу гамәлен бер генә тапкыр кабатламады. Урманнан кайтканда агач ботакларын да иптәшләренә карый мулрак эләктерә торган булды.

Алар күз ачканда йорт хуҗасы да сабыйларын салган карават тирәли кандаларны шартлатып сытып йөри иде. Аларга бу көн иртәсендә кипкән кычытканнан әзерләнгән аш та эләкмәде.

Ярый эле Хәбир, Фәйзехан абыйлары бодай шулпасы пешереп алып килгән иде. Алар ни уйлагандыр, кызлар ярманың аска төшкәнен генә көтеп торалар да, чүмечне чиләккә батыралар. Күңелләре белән туеп бетмәсәләр дә, уңайсызланып кына рәхмәтләрен әйтеп пилага ябыштылар. Ә менә бу абыйлар яраланып, бер кулсыз, аяксыз сугыштан кайтканнар. Урман кисүче кызларның олы башлыклары булып йөриләр. Аларның көн күрү шартлары башкачарак, табыннары да тулырак ризыклы. Сабыйлар ветеран сугышчыларның тол хатыннарда яшәүләрен абайламасалар да, ашау-эчү чамаларына еш кызыккалап куялар. Аларның эше пила каерап тору, агачның кайсы якка авасын билгеләү, өелгән утын әрдәнәләренең исәбен алып бару кебек вазыйфалардан гыйбарәт. Тик метр юанлыктагы имәннәрне кисүче кызларга карап торалар да, түзә алмыйлар пиланың бер башына ябышалар. Атна азагына кызлар аякларында басып тора алмаслык хәлгә киләләр. Авыз-борыннан кан китә башлый. Хәлсезлектән егылып киткәннәре дә булгалый араларында. Әнә беркөнне, аяз көнне яшен суккандай өстенә агач төшкән Сәлимәне үгез җигелгән чанага салып алып кайтып киттеләр. Ул гаиләдәге сигез баланың иң олысы. Аннан кечесенә дә сигез генә яшь бит әле. Әтиләре урын өстендә ята. Өенә озатачакларын шәйләгәч авыртудан түгел, күбрәк менә шуннан куркып елады Сәлимә. Аның күз яшьләренә буылып елап ятуын кызганган яшьтәшләре еш кына сиздермиенчә үзләре дә бер читтә керфек чылаткалый иделәр. Ә көннәрдән -бер көнне Сәлимә мәңгелеккә күзен йомды. Бу кышның үтә дә тирәнгә киткән туңын ватып аны Урманчида гына җирләделәр. Әти-әнисенең теләге буенча шулай эшләделәр. Әлеге кышта урман кисүче кызлар тагын ике иптәшләрен җир куенына салдылар. Бер елдан бу кара исемлеккә тагын ике кызны теркәделәр.

Бәлкем чират башкаларны да куып тоткан булыр иде, авылга сугыш тәмамлану хәбәре кайтты. Авылда ир-ат заты күренгәли башлады. Озак та үтмәде, кызларны өйләренә озату турында әмер килеп иреште. Аннан соңгы еллардагы ат көтүләрне, икмәк чыгаруларны, баржага урман төяү, уфалла тартуларны алар инде гадәти хатын-кыз эшенә генә санап яшәделәр.

Еллар агымсу кебек гомер чакрымнарын әллә кайларга алып киткәннәр. Чәчләренә тоташтан ак бәс кунган, туксаннарын ваклаучы ике ханым оныклары белән үзләре балачакта урман кискән аланлыкта басып торалар. Шул чак барысының игътибарын җәлеп итеп Зәкия кулыннан бер өчпочмаклы хат җиргә килеп төште. Аны саклык белән генә Рәхимә күтәрде дә, учларына салып, пөхтә генә ачарга кереште. Әниләреннән ядкарь итеп сакланган хатның эчтәлеге дерелдәгән иреннәргә күчеп бар аланга яңгырады: " Балакайларым, күз нурларым минем! Курчак белән уйнар чагыгызда урман кисәргә җибәрүләрем өчен сезнең алдыгызда тезләнеп гафу үтенәм. Сугыш, замана аерды сезне балачагыгыздан. Сез урманда калдыгыз. Өч сеңелкәшегез кызамыктан үлеп киттеләр. Миңа берүкләр рәнҗи күрмәгез, картлык көнегездә оныкларыгыздан игелек күреп яшәгез! Бу хатымның юллары йөрәктән тамган әрнүле хисләргә манчылып язылдылар... "

Күзләрдән җиргә тәгәрәгән яшьләрне күрмәскә тырышам, күкрәккә төер тыгыла, сулышымның кысылганын вә ешайганын тоям. Ап-ак бөркәнчекле, болын чәчәкләре түшәлгән күлмәк кигән, йөзләре җыерчыктан тарихланган ике әби дога өчен җиргә иелделәр. Аларга кушылып оныклар чүгәли төшә.Сүзсез генә кайтыр юлга кузгалабыз. Йөрәктә моңсу, сыктау, әрнү, сыкрау, сызлану катыш шигьри юллар кабатлана:

Әнкәй, апа, һәм мин. Олуг хатирәдә,

Алар узган юлдан барабыз.

Яшьлек аланында бергә дога кылдык,

Кабул булсын, күңел догабыз!

Эх ! Шушы көнгәчә авызда кан йөрткән, эмма төкермәгән кавем бит алар?! Сезнең алда мең -мең кабат баш иярлек бит сугыш чоры балалары! Сезнең алда, сезнең алда! ...Һәр адымымда, сәгатемдә, көнемдә, төнемдә әлеге кайтаваз озатып йори мине. Бер генә минутка да калмый озатып йөри...

Вазыйх Фатыйхов.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев