Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • 27 гыйнвар тарих битләрендә Ленинград блокадасы өзелү көне буларак билгеләп үтелә

    Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинова әнә шул вәхшәтле еллар баласы. Шушы көннәрдә аның янына халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, "Акчарлак" балалар йортында тәрбияләнүчеләр, Олы Елга мәктәбе укучылары килде.

    Ленинград блакодасыннан котылып, әнисенең туган ягы Олы Елга кайтканда Минниса әбигә нибары дүрт кенә яшь була. Әтисе вафат булыр алдыннан "Туган илгә кайтырга тырыш" дип васиятене әйтеп калдыра. "Ул еллардагы авырлыкны үзе күргән кеше генә аңлый. Әнием үзе ач булса да, соңгы телем ипиендә миңа ашата иде. Исән калуым белән, якты җир йөзендә яши алуым белән әниемә рәхмәтлемен",-дип сөйли ул балачак хатирәләрен искә төшереп.

    - Минем яратып кия торган күлмәгем бар иде. Кадергә дә, эшкә дә шул бер күлмәк. Күрше апабызның да күлмәге нәкъ шундый иде. Көннәрдән бер көнне ул миңа: "Бу күлмәгеңне сал инде!" диде. Кайтып, гарьлегемнән бакчадагы багананы кочып еладым. Шул көнне үк әнием миңа үзенең сатып алган ике метр сатин материалыннан итәк текте, шуны рәхәтләнеп кидем,- дип, бик кадерле яшьлек елларын безгә сөйләде. Әйтерсең лә, күңеле белән шул елларны урап алды ул.

    Бу елларны үз күзләре белән күрмәгән, үз иңнәрендә татымаган кешегә бу сүзләрнең кадерен аңлау кыенрак булыр, мөгаен. Яшь буын вәкилләре шушындый авырлыклар кичергән әби-бабайларга карата миһербанлы булсын иде. Бер җылы сүз, бер назлы караш җитә аларга.

    Кызганычка каршы, ул дәхшәтле елларны кичергән олы буын вәкилләребез сирәгәя бара."Бүгенге көн илләребез тыныч, күкләребез аяз, ә олы буын вәкилләребезнең гомерләре озын булсын иде", - дигән теләктә каласы килә.

    Лилия Каримуллина,

    халыкны социаль яклау бүлеге психологы.

    Фото redrs@ mail.ruдан алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: