Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Янәшәбездә яши ветераннар

    Муниципаль район башлыгы Илһам Валеев Бөек Җиңү көне алдыннан Балык бистәсендә яшәүче сугыш ветераннары Габделбәр Әхмәтҗанов һәм Татьяна Макарованы олы бәйрәм белән тәбрикләп, аларга Президентыбыз котлавын һәм бүләкләр тапшырды. Соңыннан без дә алардан авыр сугыш еллары турында хатирәләре белән уртаклашуларын сорадык. Габделбәр ага Әхмәтҗановка бүген 88 яшь. Ул Яңа Арыш...

    Муниципаль район башлыгы Илһам Валеев Бөек Җиңү көне алдыннан Балык бистәсендә яшәүче сугыш ветераннары Габделбәр Әхмәтҗанов һәм Татьяна Макарованы олы бәйрәм белән тәбрикләп, аларга Президентыбыз котлавын һәм бүләкләр тапшырды. Соңыннан без дә алардан авыр сугыш еллары турында хатирәләре белән уртаклашуларын сорадык.
    Габделбәр ага Әхмәтҗановка бүген 88 яшь. Ул Яңа Арыш авылында ишле гаиләдә үскән. Сугышның беренче көненнән үк әтисе Хафиз аганы фронтка алалар. Аның Смоленск шәһәрен фашист илбасарларыннан саклаганда батырларча һәлак булуы хакында хәбәр алына. 1943 елда 17 яше тулгач Габделбәрне дә хәрби хезмәткә чакыралар. Мари урманнарында кыска вакытлы өйрәнүләр үткәч, аларны фронтка озаталар. Беренче сугышчан чыныгуны ул газиз әтисенең гомере өзелгән Смоленск шәһәре янында ала. Ә барлык кешелек дөньясының көтеп алган Бөек Җиңү бәйрәмен ул Германия җирендә каршылый. Шуннан соң да аңа биш ел дәвамында алмашка килгән яшь солдатларны өйрәтеп, чит җирләрдә йөрергә туры килә. 1950 елда туган авылына кайткач олы йозаклы буш йорт каршы ала аны. Авыр сугыш елы ачысыннан кызамык, чәчәк кебек авырулардан алты энесе белән сеңелләре вафат булалар. Бу кадәр авыр хәсрәткә әнисе дә озак түзми, улын күрә алмыйча якты дөнья белән хушлаша. Ул туган йортына кайтып яши башлый. Соңрак авылда Фагыйлә исемле кызны очратып, гаилә корып җибәрәләр. Сугыш ветераны гомере буена диярлек хуҗалыкта автомобиль йөртә. Ә тормыш иптәше терлекчелектә хезмәт куя. Алар җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Ветеран бүген Балык бистәсендә улы Рамил белән килене Әнисә тәрбиясендә яши.
    Татьяна Макарова Дон-Урай авылында туып үскән. Мәктәпне тәмамлагач алар иптәш кызлары белән шәһәргә китеп, хәрби заводта эшлиләр. Ә анда барысы да диярлек хәрби хезмәткә бурычлы булганга, сугышның беренче көненнән үк аларны фронтка озаталар. Икенче Белорусия фронты составында санитарлар батальонында хезмәт итә ул. Бик күп егетләрне сугыш кырыннан алып чыгып, беренче ярдәм күрсәтергә, дәвалап, аякка бастырып, фронтка озатырга туры килә аларга. Тик менә яралы хәрбиләрнең авыр җәрәхәтләрен сөртү өчен чиста су, бинтлар, авыртуны баса торган даруларның җитешмәвенә әле дә күңеле сыкрый аның. Шатлыклы җиңү көненнән соң туган ягына кайтып, авыл советында сәркатип, аннан соң район социаль тәэминат бүлеге мөдире вазифаларын башкара. Ә күпчелек хезмәт юлы аның тормыш иптәше, фронтовик Иван Сергеевич белән янәшә үтә. Икесе дә район "Сельхозтехника" берләшмәсендә хезмәт куялар.
    Бүгенгесе көнне ветеран район үзәгендә кызы Наталья тәрбиясендә яши. Яр. Чаллы шәһәрендә гомер итүче кызы Любовь та әнисе янына еш кайта, булыша, ярдәм итә. Ветеран бүгенге тормышыбыздан канәгать, бер үк дөньялар гына тыныч булсын иде дигән теләктә ул.
    Идрис Аметов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: