Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Ватанның олы йөрәкле кызы

    Безгә таба мөлаем караш ташлап, каршыбызда ак яулыклы әби утыра. Бүген аның туган көне. Акъәбине котларга дип, күпме кеше җыелган! Кечкенә Зәринә карт әбисе янына чүмәшеп аның белән уйный. Икесе дә шат, елмаялар. Шулай булмый ни! 90 яшьлек туган көнеңне балаларың, оныкларың, оныкчыкларың янында каршылау нинди зур бәхет ул! Олы...

    Безгә таба мөлаем караш ташлап, каршыбызда ак яулыклы әби утыра. Бүген аның туган көне. Акъәбине котларга дип, күпме кеше җыелган!
    Кечкенә Зәринә карт әбисе янына чүмәшеп аның белән уйный. Икесе дә шат, елмаялар. Шулай булмый ни! 90 яшьлек туган көнеңне балаларың, оныкларың, оныкчыкларың янында каршылау нинди зур бәхет ул!
    Олы Укмас авылында гомер кичерүче Миннехаят әби Нәбиуллина авыр сугыш елларында безнең тыныч көннәребез өчен үзеннән зур өлеш керткән хөрмәткә лаеклы өлкәннәребезнең берсе. Яшүсмер вакытыннан барлы-юклы ризык ашап, оек-чабата киеп, колач җитмәслек агачларны кисүдә катнашкан, нечкә иңнәрендә ничәмә-ничә чакрымнарны җәяү үтеп, ашлык ташыган, Идел ярына тоз чыгаруда катнашкан ватанпәрвәр кыз да ул.
    Ә Ватанга, туган авылына мәхәббәт кызда чыннан да көчле була. Әлеге мәхәббәт аны ФЗОга укырга киткән җиреннән поезд өсләренә яткан килеш туган якларына исән-сау алып кайта.
    "Тунельләр аша үткәндә, ничек кысылмаганбыздыр",-ди ул яшьлек җүләрлекләрен искә алып.
    Кырыс тормыш, авыр хезмәт тә сындыра алмаган ул заман кешеләрен. Алар җиңүгә өмет багълап, аңа ирешүдә үзләреннән зур өлеш керткәннәр. Тормыштан ямь, тәм таба белгәннәр.
    "Иделдән тоз чыгарганда, яхшы эш күрсәткәнем өчен, бер алъяпкычлык ситса бирделәр. Бу вакытта ничек сөенгәнемне белсәгез икән!"-ди Миннехаят әби.
    Авыр сугыш елларын үтеп, ул сөйгән яры белән кавыша. Ире белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә аның 6 оныгы, 4 оныкчыгы бар. Ходай гомерен, сәламәтлеген генә күпсенмәсен.
    Сиринә МӨХӘММӘТҖАНОВА.
    Автордан: Бу көнне юбилярга район башлыгы Илһам Валеев исеменнән бүләк һәм Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасы тапшырылды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: