Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Тылда Бөек Җиңү хакына

    Илебез халкы Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга ныклап хәзерләнә. Ул сөенечле көнне якынайтуда әнием Фәүзия Габдрахманова да үзеннән зур өлеш керткән. 1941 ел. Җитомир шәһәре. Әнинең абыйсы Минзаһир өч еллык хәрби хезмәтен шунда үткәргән. Авылда аның хатыны Галия белән кызы калган. Аларның әтиләрен күрү теләге бик көчле булганга хәрби частька...

    Илебез халкы Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга ныклап хәзерләнә. Ул сөенечле көнне якынайтуда әнием Фәүзия Габдрахманова да үзеннән зур өлеш керткән.
    1941 ел. Җитомир шәһәре. Әнинең абыйсы Минзаһир өч еллык хәрби хезмәтен шунда үткәргән. Авылда аның хатыны Галия белән кызы калган. Аларның әтиләрен күрү теләге бик көчле булганга хәрби частька барырга уйлаганнар. Нәни кызларына күз-колак булуы өчен әнине дә үзләре белән алганнар. Аларны бик яхшы каршылаганнар. Буш бүлмә биргәннәр. Ике атнадан соң Минзаһир абый дөньялар тыныч булмавын искә алып, өйләренә кайтып китәргә киңәш итә. Иртән ул аларны поездга утыртып җибәрә. Ә икенче көнне иртәнге сәгать дүрттә Бөек Ватан сугышы башлана. Шактый авыр юл газаплары күреп, алар пароход белән Чистай шәһәренә килеп төшәләр. Әнигә бу вакытта 13 яшь була. Ә авылда инде ыгы-зыгы башланган. Әнинең әтисен сугышка алмыйлар, Казан шәһәренә хезмәт армиясенә озаталар. Ике елдан соң 1943 елда авыл советында кызларны эшкә җибәрергә яза башлыйлар. Әнидән ике яшькә олы булган Зәкия апа белән әнине Иваново шәһәренә җибәрәләр. Алар анда тимер юл магистрале төзелешендә катнашалар. Әни гәүдәгә башкалардан калку була. Бу вакытта аңа 15 яшь тулганын күпләр белмиләр. Өлкәннәр белән бер дәрәҗәдә хезмәт куялар алар. Товар поездына утырып, җырлап торф төяргә чыгып китәләр. Еллар авыр булса да яшьләр күңел төшенкелегенә бирешми. Әни анда ике ел хезмәт куя. Аннан соң кызларны урман кисәргә җибәрәләр. Җиңү хакындагы сөенечле хәбәрне дә алар урманда ишетәләр. Шул уңайдан эшне туктатып ашханәдә бәйрәм табыны әзерләнә. Барысының да күзләрендә сөенечле яшьләр җемелди. Кызлар белән әни 1947 елда гына туган авыллары Каргалыга әйләнеп кайталар. Аннан соң бик күп еллар үтте. Тормыш кыенлыклары аның йөзендәге җыерчыкларда саклана. Өлкән буын вәкилләренең ныклыгына һәм киләчәккә өметләрен өзмәгәнгә сокланмый мөмкин түгел.

    Таңсылу Минһаҗева.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: