Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Бирде тормыш кирәкне

    Бала чагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килеп, бар гомерен Җиңүне якынайту өчен хезмәт куйган Фаина Журовага тиздән 91 яшь тула. Авыр елларда балыкбистәлеләр тормышы хакында ул түбәндәгеләрне сөйләде. -Узган гасырның 30,40,50 елларында авыл җирендә яшәүче халыкта үз хезмәте белән көн күрде. Ул дәһшәтле еллар әле дә хәтердә. Ишле гаиләдә...

    Бала чагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килеп, бар гомерен Җиңүне якынайту өчен хезмәт куйган Фаина Журовага тиздән 91 яшь тула. Авыр елларда балыкбистәлеләр тормышы хакында ул түбәндәгеләрне сөйләде.
    -Узган гасырның 30,40,50 елларында авыл җирендә яшәүче халыкта үз хезмәте белән көн күрде. Ул дәһшәтле еллар әле дә хәтердә. Ишле гаиләдә олы кыз булганга күп кыенлык минем җилкәгә төште. Әти-әниләр бизәнү әйберләре ясау белән шөгыльләнделәр. Ә без Чулман елгасы буена аларны ял итәргә килүчеләргәсатып көн күрдек. Елга авыл кешеләрен төп туйдыручы булып хезмәт итте. Балык тотарга әти еш кына мине дә үзе белән ала иде. Без көннәр буе Чулман өстендә мәрсин, чөгә, судак балыклары тотып кайтабыз , ә аннары аны олы мичкәләргә салып тозлый идек. Томышлар авыр булганлыктан җиденче сыйныфны тәмамлагач икмәк кабул итү пунктына эшкә килдем. Иң элек склад эшчесе хезмәтен башкардым. Ул елларда тәүлек буена баржага ашлык төягәндә 12 шәр сәгать эшли идек. Шуннан соң җитәкчеләр шәһәргә бухгалтерлар курсына укырга җибәрделәр. Сугыш ачысын үз күзләрем белән күрмәсәм дә, кыенлыкларын без дә күп татыдык. Ачлыкны да , ялангачлыкны да күп күрдек. Әмма, җитәкчеләребез бик яхшы иде. Ашлык кабул итү пунктының элеккеге директорлары Шинкарев белән Камашев бик күп балыкбистәлеләрен ачлыктан коткардылар. Ә Шинкарев дигән җитәкчебез фронтка икмәк төяүдә эшләүчеләргә бушлай ашханә оештырды. Үзебезнең ярдәмче хуҗалыгыбыз да бар иде. Төнге сменада эшләүчеләргә ярты кило он, сабын бирделәр. Лабораторияда тикшерелгән ашлыктан без ипи пешерә идек.
    Икмәк кабул итү пунктында мине комсомол оешмасы секретаре итеп сайладылар. Без бик актив эш җәелдереп җибәрдек. Ашлыкны үз вактында төяп озату безнең төп бурыч иде. Комсомол яшьләрне без төнге сменага эшкә тарта идек. Эшләүчеләр алдында концерт, спектакльләр кую кебек җәмәгать эшләреннән дә тартынып тормадык. Сугыш чорында тырыш хезмәтебез өчен, бер төркем кызларны район башкарма комитетына чакырып, "Тылда сугышчан хезмәтләре өчен" медале тапшырдылар. Комсомол секретаре буларак, медицина хезмәткәрләре курсында укып хәрби билет та алдым әле.Тылда да сугыш кырындагы кебек бик киеренке иде. Без бер вакытта да вакыт белән исәпләшмәдек. Яшь булсак та үз бурычыбызны яхшы аңлый идек. Барсына да өлгерегә тырыштык. Эштән соң, хәтта, клубка да йөгерә идек. Көч каян килгәндер, боларга әле дә гаҗәпсенәм. Мөгаен без киләчәк хакына тырыш хезмәт куймыйча җиңү бирелмәүен яхшы аңлаганбыздыр. Аннары халык та бер берсенә якын иде, ярдәмләшеп яшәдек. Кыенлыклар барыбызны да берләштерде һәм дуслаштырды.
    Сөйләшкәнне Таңсылу Минхаҗева язып алды.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: