Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Бәхетле яшәргә хаклары юк идемени соң?

    Сугыш сүзен ишетүгә, күз алдына гаиләләрне, балаларны бәхетсез иткән дәһшәтле көннәр килеп баса. Авылда эшкә яраклы барлык ир-атлар фронтка киткәнлектән, хуҗалыкта күп эш өлкәннәр, хатын-кызлар һәм балалар өстендә кала. Әтиләре, абыйлары сугыш кырында батырларча көрәшкәндә алар җиңүне якынайту өчен тылда хезмәт куялар. Бала-чагын, яшьлекләрен сугыш урлаган авылдашларыбыз ачлыкны, ялангачлыкны да...

    Сугыш сүзен ишетүгә, күз алдына гаиләләрне, балаларны бәхетсез иткән дәһшәтле көннәр килеп баса.
    Авылда эшкә яраклы барлык ир-атлар фронтка киткәнлектән, хуҗалыкта күп эш өлкәннәр, хатын-кызлар һәм балалар өстендә кала. Әтиләре, абыйлары сугыш кырында батырларча көрәшкәндә алар җиңүне якынайту өчен тылда хезмәт куялар.
    Бала-чагын, яшьлекләрен сугыш урлаган авылдашларыбыз ачлыкны, ялангачлыкны да күп кичергәннәр. Кызганычка каршы аларның сафы да елдан-ел кими. Зур Мәшләк авылында яшәүче Бибигамилә апа Гыйләҗетдиновның язмышы аеруча аянычлы. Әмма үзенең 83 яшен тутырып килүче ветеран зарланырга яратмый. Тәберде Чаллысы авылында ишле гаиләдә дөньяга килгән. Әтисен бөтенләй хәтерләми ул. 1938 елда Тәберде Чаллысы җиде еллык мәктәбенә укырга кергән. Әмма бүгенге бәхетле балалар кебек аңа рәхәтләнеп белем алырга язмаган күрәсең. Ике абыйсы сугышка киткәнлектән, 10 яшьлек Бибигамилә алар урынына өлкәннәр белән бер рәттән хуҗалыкта хезмәт куя башлый. Урман кисү, чәчүлек орлык ташу дисеңме, барысы да яшүсмерләрнең көндәлек вазыйфасына әверелә. Кечкенәдән хезмәт сөючән булуы белән таныла ул. Әнә шуңа орчык кебек бөтерчек кызны җир үлчәүче итеп билгелиләр. Өлкән апалары эшләгәнне исәпләп, үлчәп дәфтәргә язып бара. Ә менә үз гомерендә әле дә куркып уянырлык хәлләр дә күп була. Шулай бервакыт Казан шәһәренә терлекләр куып барырга кеше эзлиләр. Тик өлкән яшьтәгеләр һәм нәни балалардан башка кеше табылмый. 13 яшьлек Бибигамилә ике иптәш кызы белән бу авыр эшкә алына. Алар 15 көн буе Казан шәһәренә терлек куып баралар. Аякка кияргә юньле чабатасы да булмый. Ашау турында әйтеп торасы да юк инде. Кызлар түзәләр, зур кыенлыклар белән алар шәһәргә килеп җитәләр. Өеннән чыгып китүенә, нәкъ бер ай дигәндә, ул өенә кайта. Төн уртасы булганлыктан сак кына тәрәзә шакый. Бу вакытта бик ябыккан, хәлсезләнгән Бибигамиләне күреп әнисе тиз генә самовар куеп, чәй кайната. Өстәлгә кызы өйдән чыгып киткәннән бирле, аның өлешен җыйган ике иләк кипкән ипи кисәкләрен китереп куя. Кызының исән-имин кайтачагына чын күңеленнән ышанган була әнисе. Аның хәтерендә бер күңелле мизгел нык уелган. 1947 елны олы бәйрәм тантанасында районнан килгән вәкил 16 яшьлек кызга Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен медаль тапшыра. Сәхнәдә авылдашлары алдында: "Бу олы хөкүмәт бүләген әниеңә күсәтерсең кызым яме",-ди ул. Әмма кыз да югалып калмый, миңа бер буханка ипи дә бирсәгез, әнием тагын да сөенер иде, ди. Кызның бу сүзләреннән залда утырган бар кеше елый.
    Хезмәт сөючән Бибигамилә көннәрдән беркөнне Зур Мәшләк авылына килен булып төшә. Кыяметдин абый Гыйләҗев авыр сугыш елын үткән фронтовик була. Алар бер-берсен аңлап бик матур гомер кичерәләр. Биш бала тәрбияләп үстерәләр. Тик менә Кыяметдин абыйны гына сугыш кырында алган тән һәм җәрәһәтләре бик иртә алып китә. "Әти" сүзен әйтергә тилмереп үскән Бибигамилә апа кайнатасын үз әтиседәй якын күреп, тәрбияләп, соңгы юлга озата. Аның башыннан үткәннәрен сөйләгәндә мин ихлас күңелемнән бу батыр йөрәкле ханымга сокланып утырдым. Дәһшәтле сугыш бик күп кешенең яшьлеген, балачагын, гомерен урлады. Янәшәбездә әле дә яралы язмышлы кешеләр бик күп. Бу җирдә аларның бәхетле яшәргә хаклары юк идемени соң?
    Валентина Вафина.
    Зур Мәшләк авылы.
    фото yandex.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: