Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Батырлыкка тиң хезмәт юлы

    Соңгы елларда республикабыз матбугатында сугыш чоры балаларының тормышы, хезмәт юлы турында язмалар күп басыла, радио, телевидениедә тапшырулар эшләнә.Бу бик кирәкле гамәл. Шул авыр чорда өлкәннәр янәшәсендә иңгә-иң торып эшләгәннәр бит алар, аннан соң халык хуҗалыгын торгызуга күпме көчләрен куйганнар. Һәрберсенең тормышы аерым тарих. Батырлык, тырышлык, сабырлык үрнәге. Сугыш чоры балалары-хәзер...

    Соңгы елларда республикабыз матбугатында сугыш чоры балаларының тормышы, хезмәт юлы турында язмалар күп басыла, радио, телевидениедә тапшырулар эшләнә.Бу бик кирәкле гамәл. Шул авыр чорда өлкәннәр янәшәсендә иңгә-иң торып эшләгәннәр бит алар, аннан соң халык хуҗалыгын торгызуга күпме көчләрен куйганнар. Һәрберсенең тормышы аерым тарих. Батырлык, тырышлык, сабырлык үрнәге. Сугыш чоры балалары-хәзер инде гомер көзләренә кергән әби, бабайларыбыз һәрберсе олы хөрмәткә лаек. Шушы көннәрдә 76 яшен тутыручы авылдашыбыз Сәлимә Шиһабетдин кызы Билалованың балачагы шул чордагы яшьтәшләренекеннән әллә ни аерылмый инде. 12 яшеннән колхоз эшенә йөри башлый ул. Җәйге каникуллар вакытында яшелчә бакчасында чүп утый, ындырда эшли. Ә 7 сыйныфны тәмамлагач, ныклап торып колхоз эшенә йөри башлый. Укырга теләге булса да ишле гаиләнең моңа мөмкинлеге булмый. Җитәкчелек кая кушса, шунда намус белән эшли. Шул чорларның шаукымы-"комсомол путевкасы" белән аны фермага яшь бозаулар карарга җибәрәләр. Күңелен биреп тәрбияли ул малларны. Тырыш кызны тракторчы Әзһәр күзләп йөргән икән. Тиздән яшьләр яратышып өйләнешәләр. Гаиләне куандырып мәхәббәт җимешләре-кызлары дөньяга килә. Әмма гөрләп барган матур тормышны кара кайгы җәрәхәтли. Әзһәр фаҗигале төстә һәлак була. Тормыш алып бару, яшь баласын, кайнанасын тәрбияләү Сәлимәнең бер үзенә кала. Барсына да түзә ул, хезмәтендә мактала. Лаеклы ялга чыкканчы сыерлар сава. Озак еллар авыл Советы депутаты була, район Советына да сайлана. Сәлимә Билалованың 40 еллык хезмәт юлы медальләр, Мактау грамоталары белән бәяләнгән. «Коммунистик хезмәт ударнигы» һәм башка мактаулы билгеләргә лаек булган хезмәт ветераны. Кайнанасы белән озак еллар аңлашып, бер-берсен хөрмәтләп яшәделәр алар. Аны олылап соңгы юлга озатты ул. Кызы Фалиягә ныклы белем алырга булышты.
    Бүгенге көндә кызының, оныкларының кадер-хөрмәтендә бәхетле картлык кичерә.
    Бәдамша Вәлиев.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: