Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Авылның соңгы сугыш ветераны

    Вакыт дигән нәрсә үзенекен итә, искән җил кебек үтә. Бер буыннарны икенчеләре алыштыра, тарих китабына яңа битләр өстәлә. Тормыш әнә шулай дәвам итә. Бары тик кеше гомере генә бик кыска. Ә хәтер һәм истәлекләр гел янәшәдә шулай мәңге яши кебек. Өлкән буын да Бөек Җиңүнең шатлыклы мизгелләрен бүгенгедәй хәтерлидер, аларга...

    Вакыт дигән нәрсә үзенекен итә, искән җил кебек үтә. Бер буыннарны икенчеләре алыштыра, тарих китабына яңа битләр өстәлә. Тормыш әнә шулай дәвам итә. Бары тик кеше гомере генә бик кыска. Ә хәтер һәм истәлекләр гел янәшәдә шулай мәңге яши кебек.

    Өлкән буын да Бөек Җиңүнең шатлыклы мизгелләрен бүгенгедәй хәтерлидер, аларга сугыш та кичә генә беткән сыман тоеладыр. Ә бит без быел Җиңүнең 69 еллыгын билгеләп узабыз. Әзме бу, күпме, әмма илебезнең иминлеге, халкыбызның бәйсезлеге өчен көрәшкән ватандашларыбызның күбесе арабызда юк инде. Сугыш, тыл ветераннары көннән-көн әзәя бара. Кешелек тарихындагы иң аяусыз Икенче Бөтендөнья сугышында катнашкан, мәрхәмәтсез 1941-1945 елларны кичергән буын юкка чыга... Яңа Арыш авылында Бөек Ватан сугышы ветераны берәү генә калды. Ул-Шиһабетдин Мусин.

    Сугыш башланган елны Шиһабетдин абыйга 14 яшь була. Аңа укуын ташлап, колхозга эшкә керергә туры килә. Башта ат җигә ул. Соңыннан атлар сугышка китеп беткәч, үгез, сыер җигеп кырда эшли.

    1944 елда үзе теләп сугышка китә авылдашым. Шиһабетдин абый сугышның үзәгендә булмаса да, аңа Сталинград шәһәрендәге ыгы-зыгыны үз күзләре белән күрергә туры килә.

    -Сталинград кайда ул, дип сорагач, "менә шушы инде ул Сталинград!"- дип җавап кайтаралар. "Бер төзек әйбер юк,бөтен җирдә мәетләр. Совет солдатлары белән немецлар да буталып беткән.Безгә беренче эш итеп мәетләрне җыярга кушылды. Аннары әче суыкта, бер кат шинель белән вышкада басып торып, пленга алынган фашистларны сакладык.Бик авыр иде.Бер өзлексез кача иделәр. Без кар ерып урманнан тотып алып кайтабыз... Елаган чаклар да, биегән чаклар да күп булды инде,-ди Шиһабетдин абый, күз яшьләрен тыеп кала алмады, елап җибәрде...

    Бик күпләр минага эләгеп зур яралану алалар. Авылдашым да әнә шул тозакка эләгә. Аңына килә алмыйча, өч ай хәрби госпитальдә ятып,берничә айдан соң гына кеше рәтенә керә башлый. 1945 нче елның мае алып килгән Җиңүдән соң,аңа туган якларына кайтырга насыйп булмый әле.Чик сакчысы итеп хезмәткә җибәрәләр. Ләкин минага эләгүнең чираттагы билгеләре күренә бпшлый:колак, баш шаулавына, күзләре әчетүенә түзә алмыйча, кабат госпитальгә керергә мәҗбүр була.1948 елның башларында гына туган авылына әйләнеп кайтырга насыйп була аңа.

    -Авылга кайткач та ,ике ел эшкә ярамадым әле мин.Әкренләп рәткә керә башлагач кына урманчылыкта эшли башладым. Ферма мөдире булып та, бригадир, зоотехник булып та эшләдем,-дип сүзен дәвам итте Шиһабетдин абый.

    Ул төннәрен дә, көннәрен дә кызганмыйча ире өчен җан атып торган тормыш иптәше Фәсәгать апага бик рәхмәтле. Быел аларның бергә тормыш корып җибәргәннәренә 64 ел була. Хәзерге көндә кече улы Рөстәм, киленнәре Гөлүзә, оныклары янәшәсендә тату, матур гомер кичерәләр алар.

    Шиһабетдин абый, инде олы яшьтә булса да, үзен көр, горур һәм олуг картларча хис итә.

    -Безнең күргәннәрне сезгә күрергә язмасын.Илләребез тыныч булсын.Халык хәзер бай, мул яши,-дип мине озатып калды.

    Чыннан да, тормыш бик матур бит. Менә безгә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк. Рәхмәт аларга!

    Рәзилә Мөхәммәтрәхимова,

    Яңа Арыш авылы китапханәчесе.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: