Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Зөлфәт-Әлфия Шаһиевлар кебек уңганнар булганда авыл  яшиячәк

Авылларда булганда кайберәүләрнең  колхоз-совхозлар юкка чыккач яхшы эш урыннары да табып булмый, диеп зарлануларын әле дә еш ишетергә туры килә.

Төптәнрәк уйлап карасак, бүген авыл җирендә эш юк дип зарланырга түгел, киресенчә сөенеп үз эшчәнлегеңне башлап җибәрергә кирәк. Элек-электән халкыбызның, иртәрәк башласаң отарсың дигән, мәгьнәле сүзе бар бит. Эш урынына килгәндә,  аның авыл җирендә мәңге бетәчәге дә юк. Чөнки, эшлим дигән кыю, тәвәкәл, хезмәт сөючән егет-кызларга  мөмкинлекләр ачылып кына тора. Әле шуның өстенә дәүләт тә үз шәхси ярдәмче хуҗалыкларын  оештырып, киңәйтергә нияте булганнар өчен ярдәм күрсәтү суммасын елдан-ел арттыра. Ишетүемчә, агымдагы елда да байтак өстәлгән. Күптән түгел генә Күгәрчен авылында булганда  җирле үзидарә Советында  безгә шундый эшчән гаилә белән очрашырга киңәш иттеләр. Чыннан да Зөлфәт белән аның тормыш юлдашы Әлфия Шаһиеваларның тырыш, уңган, булуларына чын-чынлап сокланырлык. Зөлфәт авылда ишле гаиләдә туып үскән. Әти-әниләре үрнәгендә гаиләдә төпчек бала булуына карамастан кечкенәдән барысын да үз кулы белән башкарырга гадәтләнгән.  Үзеннән олы ике абыйсы өч апасы булса да өйдә тик утырмаган, күп эшне кулдан башкарырга тырышкан. Аннары замана кыенлыкларына карамастан әти-әнисе дә колхоз эше белән бергә абзар тутырып терлекләр асраганнар, бакчаларында бәрәңге, чөгендер, яшелчә, җиләк-җимешне дә күп үстергәннәр. Шуның белән бергә алар балаларына да менә дигән хезмәт тәрбиясе бирә белгәннәр. Йорт-җирләрендә аларның һәр кайсысының үз вазыйфалары булган. Кечкенәдән Зөлфәт тә абый-апалары янәшәсендә эшкә өйрәнеп, хезмәт нечкәлекләренә төшенгән. Һәрбер яштәшләре кебек авыл хуҗалыгы машиналары, трактор, агрегатлар белән кызыксынган, алар белән эш итү тәртибенә дә өйрәнгән. Ә хәрби хезмәткә ул үзвакытында бөтен илгә шаулап торган Байкал-Амур магистрале төзелешенә туры килгән. Анда да егет киләчәк тормышы өчен бер дигән эшче һөнәрләргә ия булган. Ә инде туган якларына кайтып килгәндә аны язмышы Казан шәһәрендә  күрше Югары Тегермәнлек авылы кызы Әлфия белән очраштырган. Шулай итеп озак та үтми алар гаилә корып авылда булган үз нигезләрен киңәйтеп шунда төпләнеп калганнар.  Зөлфәткә биредә мәктәптә укыганда үзләштергән тракторчы-автомобилче белгечлегенең һәм әлбәттә инде хәрби хезмәттә өйрәнгән һөнәрләренең дә бик кирәге чыга. Колхоз автобусында ул 18 ел хезмәт куя. Аннан соң шактый вакытлар хуҗалыкның төзелеш бригадасы составында терлекчелек биналарын торгызуда һәм төзекләндерүдә актив катнаша. Ә инде районыбызда гына түгел тирә-юндә әкеренләп  колхоз-совхозлар яшәүдән тукталгач  авылда эш бетте дип аптырап калмый егет. Алар үзләренең шәхси хуҗалыкларында терлек үрчетүгә алыналар. Әлбәттә инде үз өлешләренә тигән пай җирләрен дә кайберәүләр кебек, акчасы булыр дип сатып җибәрергә ашыкмыйлар. Аны  рәсмиләштереп, үз өлешләренә тигән җирне эшкәртеп, иген игә,  фуражлы була, азык запасы туплый. Азык булгач күпләп терлекләр үрчетүгә алына. Һәр елда малларының баш саны артып тора. Бүгенгесе көнне аларның шәхси хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләр 22 гә җиткән.  Моңарчы 9 сөтбикәләре  булган. Бүгенгесе көнне арадан аз продуктлы һәм картайган  өч сыерны киметеп иң яхшы нәселлеләрен, күп продукция бирә торганнарын гына калдырганнар. Әйтүләренә караганда, сөткә һәм аннан эшләнгән каймак, катык-кефир, эремчек ише продукциягә әле районыбызда ихтыяҗ кимеми. Киресенчә, артып тора икән. Бүген алар аны, дөресрәге Әлфия үзенең шәхси автомашинасы белән  үз районыбыз халкына тарата. Берничә ел элек Масловка авылы кешеләре чакырганнар үзләрен, анда үз сатып алучылары барлыкка килгән. Шулай инде ул, авыл кешеләре хәзер терлекчелек тармагы бик мәшәкатле, күп чыгымнар сорый дигән сылтау белән терлекләрнең баш санын киметәләр. Ә хуҗалыкларын киңәйтергә теләге булганнарга чыгымнарсыз гына эшләп булмый шул. Зөлфәткә дә үзләренә җитәрлек күләмдә терлек азыгы хәстәрләү максатыннан бик зур суммага трактор, техника, агрегатлар алырга туры килгән. Урып җыю вакытында гел кешегә ялынып булмый, дип комбайн да кайтарган. Бу елда  чәчү әйләнешен үзгәртергә  аның исәбе. 15 гектарга ул яңа люцерна сортын чәчеп калдырган. Ә инде элеккеге печәнлек җирен эшкәртеп анда арпа, бодай игәргә планлаштыра. Мондый участокка чәчсәң уңышы да бермә-бер югары була. Үз хуҗалыгың булгач шулай инде, агроном да зоотехник та буласың, ди егет. Җәй айларында шул хәтле терлекләргә азыкны кайдан табыштыруы хакында кызыксынгач, ул берничә ел дәвамында авыл читендәге ерганакларда электрон көтүлеген  булдыруын белдерде.  Бер якка 4, икенче якка 2 километрлы мәйдан бик ярап куйган аңа. Иң сөенечлесе, элек котырып чүп үләннәре үскән болынлык хәзер чистарып, ямьләнеп калган. Менә шулай чын күңелләрен биреп , тырышып үз эшчәнлекләрен алып баручы бу гаилә өчен ихлас күңелемнән сөенеп кайттым әле. Халкыбыз тикмәгә генә тәвәкәллек таш яра дип әйтми шул.  
Зөлфәт-Әлфия кебек уңганнар булганда авыл  яшиячәк әле ул.        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса