Зөфәр Мингалиев: "Тәртип гаиләдән башлана"
Бүгенге тормышыбызның яме, тотрыклылыгы, балаларның хезмәт-сөючән, инсафлы булып үсүләре күбрәк әти-әни йогынтысына бәйле, диюләре хак сүзләр шул.
Олы Елга авыл җирлеге башлыгы Фәрит Садриевтән бар яктан да булган, хезмәт сөючән гаилә белән таныштыруын сорагач, озак уйлап тормастан ул безне авыл читендәге гади, әмма йорт җиреннән нур бөркелеп торган бер өйгә алып килде. Гаилә башлыгы Зөфәр Мингалиев белән күптәнге танышлар булып чыктык. Әле дә хәтеремдә, редакциягә килеп эшли башлаган елларымда “Сибиряк” комбайнында эшләгән егетнең, авылда гына түгел район күләмендәге комсомол-яшьләр экипажлары арасында беренчелекне алуын мактап сөйләгәннәр иде. Аның әле мәктәптә 8 нче сыйныфтан соң Корноухово авылындагы һөнәри техник училищеда бер ел дәвамында белем алып кайтып эшли башлаган выкыты булган икән. Кичәге курсантның уракта беренчелекне алуына бер дә гаҗәпләнергә кирәкми. Үз сүзләре белән әйткәндә укытучылары, остазлары яхшы булган. Мәктәп елларында ук, 6-7 нче сыйныфларда укыганда ук техника тирәсендә чуалырга яраткан. Авыл уңганы Исхак абыйсы Хәйруллин янәшәсендә берничә ел рәттән җәйге ялларында СК-4 комбайнында ашлык суктыруларын ул рәхмәт хисләре белән искә ала. Күпне күргән бу игенче аны байтак кына яхшы гамәлләргә өйрәткән. Иң әһәмиятлесе, кызу урак чорында бервакытта да ашыкмаска, кабаланмаска кирәклегенә төшендергән. Әлбәттә инде, үз хезмәтеңне сыйфатлы итеп үтәүне беренче көннән үк төп максат итеп куярга кирәклеген дә күңеленә салып куйган.
Ә менә тормыш юлында әдәп, тәртип, хезмәтне ярату кебек мөһим төшенчәләр күбрәк әти-әнинең тырышлыгына бәйле. Зөфәрнең әтисе Нургазиз абый белән әнисе Хәния апа икесе дә гомерләре буена терлекчелектә хезмәт куйганнар. Әлбәттә инде, алар халкыбызның гореф-гадәтләрен төгәл үтәп, әти- әниләре аманәтләрен бер вакытта да истән чыгармаганнар. Дин сабакларына да хөрмәт белән караганнар, ураза тотканнар, корбанын да чалганнар, мәҗлесләрен дә гөрләтеп үткәрә белгәннәр. Әниләре әле озак еллар дәвамында авылларында дини йолаларыбызны тиешенчә башкара алуы белән дан тоткан. Кыскасы, алар үз тырышлыклары белән барлык авылдашларын сокландырырлык дәрәҗәдә гомер кичергәннәр. Авыл җирендә матур, тыныч, тату гаиләдә өч малай тәрбияләп үстереп, һәммәсенә дә бәхетне үзең туып үскән туган җиреңдә генә табырга мөмкин булуын ышандыра белгәннәр. Шуның ачык мисалы буларак малайларның һәркайсы кечкенәдән әти-әниләренә булышып олы хезмәт чыныгуы алып үскәннәр. Барысы да өлкәннәр үрнәгендә колхозда эшләп, тормышта үзләренең лаеклы урыннарын таба белгәннәр. Арада әле берсенең дә бүгенге җәмгыятебезнең төзәтә алмаслык замана чиренә юлыкканы булмаган. Байлык артыннан куу, туганын күрә алмау кебек гадәтләрнең алар өчен чит булуы сөендерә. Шуңа, үзләре дә кече яшьтән үк әдәпле, тыйнак булып тәрбияләнгәннәр.
Идрис Аметов.
Дәвамын газета битләреннән укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа