Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Зөфәр Гәтиятов ышынычын гомере буена аклап яши, урманнарга, халыкка тугры хезмәт итә

Әниләр бәйрәмен бәйрәм итәр мизгелдә китапханәне кемдер шакыган тавышны ишетеп, ишеккә таба атладым.

 Кунак белән сәламләшеп, хәл-әхвәлләр сорашып, түргә уздык, юл кешесе булгач, чәй дә тәкъдим иттем. Сөйләшеп киттек, минем әти-әниләремне, әби-бабайларымны бик яхшы белә торган абый булып чыкты ул. Мин генә әлеге абыйны белмим. Ә ул мине белә. Бу абый безнең Яңа Арыш авылында күп еллар хезмәт куйган Зөфәр Гәтиятов булып чыкты. Ул көнне вакыт кысан булу сәбәпле, сөйләшер сүзләребез бетмәде: бәйрәм кунаклары килер сәгать суккан иде инде. Зөфәр абыйны саубуллашып озаттым. Күңелне нидер борчып тора... “Зөфәр абый читенсенеп китмәдеме икән, ул бит миңа нидер сөйлисе килгән иде”, – дигән уйга чумдым. Вакыт узу белән, аның белән якыннан аралашасы килү теләге артты.

Бер ай, ике ай үтте, өченче айга кердек. Беркөнне тормыш иптәшем белән Зөфәр абыйны эзләп юлга кузгалдык. Район үзәгеннән йортын эзләп табып, эчкә таба үттек. Зөфәр абый елмаюлы карашлары белән безне ишек төбеннән каршы алды. Күпме вакытлар үтсә дә, таныды бит мине. Кешелеклелеге, кече күңеллелеге аның йөзенә чыккан – күңелне үзенә тартып тора иде. Килүнең сәбәбен аңлаткач, хәйран гына аралашып утырдык. Сезгә дә бу турыда бәян итәсем килде.

Ул 1932 елның 31 нче декабрендә Балык Бистәсе районының Балтач авылында Хәбибулла белән Минебанат апа гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Туган авылында бер ел укыгач, гаиләсе белән Яңа Арыш авылыннан ерак булмаган урманга, 10 – 12 йорттан торган кардунга күченеп киләләр, укуын шул мәктәптә дәвам итә һәм 1952 елның 14 сентябрендә армия сафларына алына. Яңа Куйбышев шәһәрендә “стройбат”та хезмәт итә. “3 ел нефтезавод төзедек”, – дип искә ала, әңгәмәдәшем. Армиядән кайткан яшь егет урманчы һөнәрен үз итә. “Нигә урманчылык һөнәрен сайладыгыз?”, – дигән сорауга:

– Ул чакта урманнан башка бернишләп булмый: пичкә ягыйм дисәң – утыны, йорт җиткерим, каралты-кура торгызыйм дисәң – бүрәнә, тактасы кирәк иде, – ди.

Ул елларада “Урманчылык” дәрәҗәле һәм игелекле саналган һөнәр була. Аны егетләр генә түгел, кызлар да сайлый торган була. Бөтен барлыгы белән урманнарга гашыйк егет баштан аяк эшкә чума. Чана тәгәрмәче ясаучы булып эшкә урнаша. Һәркем белән ипле итеп сөйләшә, кешенең хәленә керә белә ул. Урманда эшләргә кеше кирәк булганда, интегеп эзләп йөрми, кешеләр аны үзләре килеп таба торган булалар. Май чүлмәге тышыннан билгеле, дигәндәй, тырышып эшләгән кешене бик тиз күреп алалар.

Яңа Арыш авылыннан Зәмзәмия Хөснетдинова Зөфәр абыйны бик яхшы искә ала:

– Авылда аны белмәгән кеше юк. Аның эше һәрвакыт югары бәяләнде. Халык белән дә бик җылы мөнәсәбәттә эшләде, җитәкчелеккә дә сүз китермәде. Зөфәр абый, безнең Кашшаф абый – әниләр белән эшләгән кеше. Әни һәрвакыт яхшы яктан гына искә ала иде аны. Дус-тату эшләделәр. Зөфәр абыйның сүзен авыл кешесе дә тыңлый иде. “Бер елны бер төркем кызларны питомникка мунчала ясарга алып менеп китте”, – дип уртаклашты Зәмзәмия апа, хатирәләрен яңартып.

Кемнән генә сорасаң да, Зөфәр абыйны бик яхшы яктан искә алалар. Ышынычын гомере буена аклап яши, урманнарга, халыкка тугры хезмәт итә. 30 ел эшләгәннән соң, 1984 елда гаиләсе белән район үзәгенә күченә, ягулык сату үзәгенә ( “Райтопсбыт”ка) эшкә урнаша. Бер ел эшләгәч, склад мөдире итеп тә билгелиләр һәм лаеклы ялга чыкканчы, инженер-механик вазыйфасын башкара. Анда да сынатмый, ирешкән уңышлары һәм лаеклы хезмәте өчен бик күп Мактау грамоталары, фидакарь хезмәте өчен истәлек билгеләре белән бүләкләнә.

“44 ел да 20 көн хезмәт иттем, шуның 30 елы урманчылыкка багышланды”, – ди Зөфәр абый. Аның уңганлыгын, тырыш һәм зирәк акыллы

булуын җитәкчелек тә бик тиз күреп ала. Ул эшләгән дәверендә беренчелекне беркемгә дә бирми, алга атлап эшләвен дәвам итә.

Зөфәр абый тормыш иптәшенең үлемен бик авыр кичерә:

– Сания белән 1954 елның 22 июлендә өйләнешкән идек, 2018 елның нәкъ шул ук числосында вафат булды. Еламыйча искә алган көнем юк, бик сагынам, – дип искә алды, күз яшьләрен сөртеп.

64 ел буе бик матур гомер кичерәләр алар. Бер кыз, бер малай тәрбияләп үстерәләр.тБүгенге көндә Фәния апа Олы Кульга авылында кибетче хезмәтен башкара, ә Гәбделбәр абый лаеклы ялда.

Зөфәр абый бүгенге көндә дин юлында: биш вакыт намазын калдырмый. Бер атнада җомга намазында туган авылы Балтач мәчетендә булса, икенче атнага – Яңа Арыш авылы мәчетенә, 3 нче атнада Тегермәнлеккә кайта. “Мәчеткә барып кайткан саен, күңел нурланып, яктырып киткәндәй була”, – ди. Бүгенге тормыштан бик канәгать, һава шартларының үзгәреп торуы гына сәламәтлекне әзрәк какшата, – ди Зөфәр абый.

 

Зөфәр абыйга алдагы көннәрендә бәхетле картлык, балалар, оныклар игелеген күреп яшәвен телибез. Күрешүләр соңгысы булмасын, очрашулар тагын да насыйп булсын дигән теләктә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X