Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

"Яшьлек еллары авыр чорларга туры килсә дә, сагындыра",-ди Роза Мамлина

Бүгенгесе көнне Анатыш авылында яшәүче Роза Николаевна Мамлина районыбызның Шумководан ерак булмаган Труд Сельцо авылында туып үскән.


   Үзләренең шаулы яшьлек еллары авыр чорларга туры килсә дә, бик күпләр әле дә ул вакытларны сагынып искә ала.
Бүгенгесе көнне Анатыш авылында яшәүче Роза Николаевна Мамлина районыбызның Шумководан ерак булмаган Труд Сельцо авылында туып үскән. Гаиләләре белән 1953 елда Анатышка күченәләр. Ишле гаиләдә тәрбияләнгәнлектән барысы да эшчән-тырыш булып үсәләр. Роза да унсигез яше тулганчы  фермада сыер сава башлый. Эшкә батыр, сүзгә тапкыр бу кызны Михаил Мамлин  күреп ала, үзенә карата. Елларның авыр булуы үз сүзләре белән әйтсәк, аларны чыныктыра гына. Гаиләләренә ямь биреп, әти-әниләрен сөендереп бер-бер артлы 5 балалары дөньяга килә.  Икесе дә ял-бәйрәмнәрне күрмичә эштә булалар. Роза Николаевна әле дә ярым караңгы сыер абзарының бер башыннан икенче ягына чиләкләп сөт ташуларны еш искә ала. Әмма,  коллективта барысы да  яшьләр булгангамы, бер-берсе белән ярдәмләшеп 8 савымчы якын туганнардай үзара  дус-тату эшлиләр. Ни дисәң дә көненә 16-18 әр баш сыерны кул белән саву бер дә җиңелләрдән булмый.  Колхоз фермасында терлекче булып эшләү җиңелләрдән түгел. Гаиләңне, балаларыңны калдырып һәр көнне иртәнге таң әтәчләре бар җиһанга аваз салганчы өйдән чыгып китеп, кичке караңгыга кадәр фермада кул белән сыер савуны һәркем булдыра да алмый бит әле. Әле моннан тыш үз хуҗалыкларында  да абзар тутырып терлек асрыйлар. 
Бу чордагы авырлыклар, хезмәт кыенлыклары артта калса да зарлану, сыкрануларны белми ул. Тик менә саулыгының какшавы  гына елның-елында  нык сиздерә башлый. Берничә ел элек ире Михаил Васильевич та вакытсыз арадан китеп барган. Алар 51ел матур яшәгәннәр.
Саулыгы нык какшауга кармастан йортта, өй эчендә генә түгел, сирәк кенә булса да кибет, почтага   барып йөри. Элеккеге якын хезмәттәшләре арасында бүген исән-имин яшәүче Закира Сәгъдиева, Сания Гайнетдиноваларның  сау-сәламәт булуларына сөенә, алар  белән очрашып, аралашып, яшьлек хатирәләрен яңартырга ярата. 
(Тулысынча газетадан укый аласыз)

Идрис Аметов.
      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса