Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Якташларыбыз батырлыгы турында хәтер мәңге сакланыр

Балык Бистәсендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 31 еллыгына багышланган митинг булды.

 Әфган сугышы. Кешеләр йөрәгендә ни кадәр кайгы-хәсрәт калдырды ул. Балыкбистәлеләр дә туган якларыннан еракта интернациональ бурычларын үтәделәр. Безнең районнан  Әфганстанда 106 егет хезмәт итте.

Равил Гыйниятуллин, Сәлим Җамалиев, Рамил Ибәтов, Илфат Хәбриев бу сугышта батырларча һәлак булдылар. Алар Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнделәр. Күп кенә якташларыбыз “За боевые заслуги” медальләренә лаек булдылар. Алар Әфганстанның утлы юлларында үз бурычларын намус белән үтәделәр. Шуңа да  халкыбыз ул каһарманнарны хөрмәт итә. Бу авыр сугышта алар батырлык, ныклык үрнәкләре күрсәттеләр.

Әфган утын узган ир-егетләр бервакытта да һәлак булган хәрби дусларын онытмаслар. Күпме генә еллар узса да, ата-аналар,абыйлар-апалар, энеләр-сеңелләр сугыштан кайтмаган улларын, туганнарын мәңге истә тотарлар.

Без Әфган сугышында катнашкан якташларыбыз алдында баш иябез, якыннарын югалтканнарның кайгысын уртаклашабыз.

15 февраль көнне митингка җыелган балыкбистәлеләр  әфганчы-якташларны кадерләп искә алдылар. Митингны атказанган мәдәният хезмәткәре Анатолий Автономов алып барды. Митингта район башлыгы Илдар Таҗетдинов, хәрби комиссар Фәрид Ваһапов, сугышчы-интернационалист Газинур Баһавиев чыгыш ясадылар.

“Әфган сугышында катнашкан һәр ир-егет геройлар”- диде Илдар Тажетдинов һәм аларга сәламәтлек теләде.

“Солдат сугышны сайламый, солдат әмерне үти. Безнең якташлар бурычларын ахрына кадәр намус белән үтәделәр, алар үсеп килүче буынга үрнәк булып торалар. Безнең солдатларның батырлыгы турында хәтер мәңге саклансын”- диде үзенең чыгышында Фәрид Ваһапов. Газинур Баһавиев үзе язган шигырьне үзәкләргә үтәрлек итеп укыды. Балыкбистәлеләр якташларының хәтерен бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Соңыннан сугышчы- интернационалистлар обелискына гирляндалар, чәчәкләр салынды.

 Таңсылу Минһаҗева.

фото от втора

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса