Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Яңа Арыш авылында яшәүче Гәрәевларның табыннары ризыклы, күңелләре иркен

Төзек, матур йортларда яши Яңа Арыш авылы халкы. Урамнан атлаганда ук ике яклап тезелеп киткән йортларга сокланып үтәсең. Кунакчыл да үзләре. Табыннары мул ризыклы булса, күңелләре якты, иркен. Гөлнур һәм Рәис Гәрәевлар гаиләсе әнә шундыйларның берсе.

-Әйдәгез, әйдә, түргә узыгыз, - дип каршылады безне шушы авыл уңганы, “Балык Бистәсе азык-төлек корпорациясе”нең алдынгы сыер савучысы Гөлнур Гәрәева.
Тәрәзәләреннән нур бөркелеп торган зал ягына узабыз. Зәвык белән җиһазландырылган өй бүгенге бай, мул тормышны чагылдыра сыман. Уңайлылык ягыннан да шәһәр фатирларыннан калышмый. Әүвәлге вакытлардагы кебек авылда хәзер чиләк-көянтәләп су ташыйсы, чыгарып түгәсе түгел шул.
-Шөкер кылып кына яшәрлек хәзер, - ди хуҗабикә, уйларымны укыгандай. – Барысын да үз көчебез, хәләл хезмәт белән булдырдык. Мәктәпне тәмамлагач Мамадышта бухгалтерлыкка укыдым. Тик авыл үзенә тартты, фермага эшкә килдем, - ди ул.
Бу өлкәдә 27 еллык хезмәт стажы бар аның. Әнисе Нурзия ападан сыерлар группасы кабул итеп алган көннәре кичә генә кебек, әмма арада гомер чакрымнары ята. Агымсу кебек узган еллардан моңсу, якты хатирәләр генә уелып калган.
- Эшли башлаганда “Рассвет” колхозы иде. Терлекчелектәге барлык эшләр дә кул хезмәтендә башкарыла. Әни бозаулар бүлегенә эшкә күчте дә, мин аның группасындагы 25 сыерны алдым. Коллективка да, эшкә дә тиз күнектем, - ди Гөлнур.
Тамыры белән туган җиргә, авылга береккән кыз, башка эшкә күчү турында уйламый да. Тырышлыгы, булганлыгы белән үзен тиз таныта ул. Нәтиҗәле хезмәтләре өчен шул елларда алынган Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары янәшәсенә ел саен яңалары өстәлеп тора.
2011 нче елда республика күләмендә уза торган “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан” конкурсында катнашып “Минем язмыш - минем һөнәрем” номинациясендә бүләкләнә Гөлнур Кави кызы. Ә агымдагы ел аңа аеруча зур шатлык китерә. Ул дәүләт бүләгенә - “Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе” исеменә лаек була.
Өй эчендәге бер бүлмәнең диварын Диплом, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары бизи. Дистәләгән бүләкләр арасында ире Рәис Фәесхан улы Гәрәевка аталганнары да бар. Кызганычка каршы, Рәис белән очрашып сөйләшә алмадык. Язгы чәчү кебек җаваплы эш алда торганда чын механизаторны өйдә туры китереп буламыни инде?! Туган җиргә тугрылык саклап яши белүчеләрдән шул Гәрәевлар! Табыннарыбызның икмәкле, мул ризыклы булуында аларның да хезмәт өлеше зур.
- Гаилә тормышымнан да уңдым. Рәис белән бер-беребезне аңлап яшибез. Ике кыз үстердек. Олы кызыбыз Айзилә шәфкать туташы. Аның инде үз гаиләсе, Аллага шөкер. Икенче кызыбыз Алия Казанда югары уку йортында белем ала, - ди язмам герое.
Әйе, яшәүнең гади, әмма матур бер үрнәге бу. Еш әйтелә торган: “Тормыштан – ямь, хезмәтеннән – тәм таба”, дигән сүзләр нәкъ менә Гәрәевлар гаиләсенә туры килә дә инде.

Фәрвәз Каюмова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса