Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Яңа Арыш авылында яшәүче Зәмзәмия һәм Фәрит Хөснетдиновлар алтын туйларын каршы алдылар

 Тату, бердәм гаиләне - бәхетле гаилә, ди өлкәннәр. Бер-береңне хөрмәтләп, юл куеп яшәү генә гаиләне тату һәм бөтен итә. Ә татулык, әлбәттә, бәхеткә юл яра.

Яңа Арыш авылында гомер кичерүче Зәмзәмия һәм Фәрит Хөснетдиновлар әлеге күркәм  кагыйдәләрне тормыш девизы итеп, иңне-иңгә куеп 50 ел бергә матур гомер кичерәләр.

- Без бүгенге көндә бик бәхетле. Янәшәмдә акыллы, барлык эшен дә җиренә җиткереп эшли белә торган "алтын куллы" Зәмзәмиям бар. Аның пешергән ризыклары да телеңне йотарлык , - ди гаилә башлыгы Фәрит Хөснетдинов.

Илле ел ул илле көн түгел. Артка борылып карасаң, ниләр генә кичерелмәгән дә, нинди генә авырлыклар күрелмәгән. Аларга сугыштан соңгы еллар авырлыгын да кичерергә туры килә. Әтиләре Исмәгыйль ага сугыштан яраланып кайтып, озак еллар Зәмзәмия апа белән малае тәрбиясендә яши. Аларның кадер-хөрмәтендә бакыйлыкка күчә. Ләкин тормыш авырлыкларына бирешмичә, киләчәккә омтылып яшиләр, туган җирне, авылны яратып намуслы хезмәт белән көн күрәләр.

Зәмзәмия апа күп еллар балалар бакчасында пешекче булып эшләп лаеклы ялга чыга. Ә Фәрит абый исә ындыр табагында ашлык киптерүдә, тракторда эшли. Балалар бакчасында каравылчы, кочегар булып та хезмәт итә. Ул вакытта күмер, утын ягып җылыта торган була әле. Шунда эшләп лаеклы ялга чыга ул. Үз эшләрен яратып, тәм табып башкаралар. Йорттагы олы эшләрне бергәләп эшләсәләр, вак-төякләрен балалары белән башкаралар. Алар бер ул, ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Аларга югары белем бирделәр. Ике кызы да югары белемле укытучылар. Илгиз улларын авыл халкы «алтын куллы» дип искә ала. Агачтан гөл чүлмәкләре, төрле бизәкләр, сыннар ясый торган иде. Авылның бар йортында ул эшләгән кул эшләре хәзер дә сакланадыр дип беләм. Гомере генә кыска була - яшьли юл-транспорт һәлакәтенә очрап, вафат була ул. Әти-әнисе аның үлемен бик авыр кичерәләр. Бу хәсрәт аларның күңелләреннән бер минутка да чыкмый, нинди генә темага сөйләшсәң дә сүзнең ахыры шуңа килеп төртелә, күзләренә яшь тула.

Ә кызлары Алсу белән Айсылу бүгенге көндә гаиләле, үзләре дә әни булдылар. Әти-әниләренә ярдәмчел, үз балаларына үрнәк булып гомер итәләр. Зәмзәмия апа белән Фәрит абыйның «дәү әни», «дәү әти» дип өзелеп торучы 5 оныклары, 2 оныкчыклары - аларның бәхет-шатлыклары, юанычлары.

- Алдан эш, гаилә, балалар үстерү белән мәшгуль булып  гомер узганын сизми калганбыз, ә хәзер олыгайган көндә бер-береңә терәк һәм кирәк булуыңны аңлыйсың, - диләр гомер юлын сокланырлык итеп узган бәхетле парлар. Авылыбызда дини эшне дә алып бара алар.Фәрит абый 14 ел "Иман нуры" мәчетенең имамы булып тора.

-Ничек итеп дингә килдегез? - дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.

-Ике тапкыр үлемнән калдым, икесендә дә Аллаһы Тәгалә ярдәм итте. Беренчесе төнге сменада җир сөргәндә елгага төшеп капландым, көне буе трактордан чыга алмыйча яттым.Авылдашлар эзләп табып алдылар. Икенчесендә исә печән төягән йөк астында калдым. Менә шулай Аллаһы Тәгалә алып калды димичә ни дисең, - ди ул.

Ул дини гаиләдә тәрбия алган кеше.  Әнисе авылда беренчеләрдән булып "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлаган остабикә була. Олыгайган көндә әнисе юлыннан китеп бик күп саваплы гамәлләр башкара Фәрит абый.  Авылда яңа мәчет төзелешендә аның хезмәте ифрат дәрәҗәдә күп булды. Мәчетнең һәр ташы, һәр эше аның хәер-фатыйхасы аша үтте. Зәмзәмия апа һәрвакыт Фәрит абыйга булышып, киңәшләшеп, эшне бергә алып баралар. Мәчеткә килгән дин әһелләрен тәмле чәйләре,сый-нигъмәтләре белән сыйлап озаталар. Зәмзәмия апа мәчетнең исәп-хисап эшләрен төгәл алып бара, һәр сәдаканың тиененә кадәр исәпләп тиешле җиргә файдаланалар. Фәрит хәзрәт балага исем кушу, никах уку, мәет озату, дини мәҗлесләр  үткәрү һәм башка дин эшләре белән шөгыльләнә.

Иман йортының эшеннән авыл халкы да  канәгать. Халык җомга намазына йөри. Дини бәйрәмнәр оешкан төстә уза. Әлеге хезмәттә Зәмзәмия апа белән Фәрит абыйның өлеше бик зур.

Бүгенге көндә, шәхси хуҗалыкларында абзар тутырып мал асрыйлар, сыер тоталар.

Алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп озак еллар гомер кичерсеннәр иде. Җәннәт рәхәте, оҗмах хозурлыгы насыйп итсен сезгә Аллаһы Тәгалә!

 

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.

Яңа Арыш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса