Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Харис абый белән Мәгъшия апа Гариповлар 60 ел бергә яшәп бриллиант туйга җиткәннәр

Гомер үренә атлаган саен күңел үткәннәрне барлый: сансыз яшәлмәгәнме, нәсел-нәсәбең белән горурланырлыкмы, буыннар чылбыры ныкмы?

 Канәгатьләнерлек җавап табыла икән, тәннең һәр күзәнәге иркен сулыш ала, дөньяга караш тагын да яктыра.
Олы Солтан авылының мөхтәрәм затлары – Харис Кадыйр улы белән Мәгъшия Фатыйх кызы Гариповларның бүген үтелгән юлларына күз салган чаклары.
...Икесе дә шушы авылдан алар. Сугыш чоры балалары. Ул елларның авырлыгын башкалар кебек тоеп үскәннәр. Сүзләрендә зар-сыкрау булмаса да, карашларындагы моңсулык күпне күргәнлекләрен чагылдыра. 
– Ил белән күтәргән авырлыклар инде ул, – дип сабыр гына әйтеп куя Харис абый. –Әти сугыштан 1944 елны яраланып кайтты. Кечкенәдән бөтен эшкә дә әтидән өйрәнеп үстем. Бик оста, бар эшне дә булдыра иде ул.
Сугыш беткән елны беренче класска укырга керә Харис абый. Мәктәптән кайтуга  хуҗалыктагы эшләрне гаиләдәге дүрт бала бергәләп башкара. Эш синеке-минекегә бүленмәгән, мал-туарны барлау, шул арада колхоз эшендә йөрүче әниләренә булышу да читтә калмый. 
1956 елны унынчы сыйныфны тәмамлагач бер ел колхозда эшләп ала да армия сафларына китә ул. Германиядә хезмәт итә. Буй-сынын ныгыткан, холкын чыныктырган егет аннан кайткач берара район эчке эшләр бүлегенең Корноухово, Шетнево-Тулуш, Олы Солтан авылларында участок инспекторы булып эшләп ала. Әмма күңеле белән әтисе өйрәткән һөнәрчелеккә тартыла. Колхозда бригадир, ферма мөдире булып эшләгәндә кичләрен ат арбалары, балалар өчен кечкенә чаналар ясау шөгыленә керешә. 
–Берзаман әтинең бертуган абыйсы Хафиз абый мич чыгарырга өйрәтте. Мин аңа гомерем буе рәхмәтле булдым. Ник дигәндә, төшемле дә, бик кирәкле дә һөнәр иде ул. Авылда минем мич чыгармаган өй калды микән, юктыр. Төнге сәгать икеләргә кадәр эшләгән чакларым булды, – ди Харис абый.
Моннан тыш аның оста куллары көянтәләр бөгә, әйткәнемчә, ат арбалары, балалар чаналары ясый. Шушы һөнәрләрне белүе белән күпме кешеләрне, нәниләрне сөендергән ул. 
– 4-5 еллап булыр колхозда тимерчелектә эшләдем. Шул вакытта хуҗалык кирәк-яраклары өчен соскыч, капка бикләре, калай кисә торган кайчылар ясарга да өйрәндем. Эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен дип әйтә иде әти. Ул үзе умартачы иде. Соңрак мин дә шул шөгыльгә керештем. Тормышта бөтенесенең дә кирәк чыга икән ул, – ди әңгәмәдәшем.
– Аллага шөкер, куллары алтын булды, нәрсәгә тотынса шуны эшләде, - ди безне сабыр гына тыңлап торган Мәгъшия апа. – Мин үзем колхоз эшеннән бушамадым. Фермада эшләдем, колхоз бүлеп биргән бәрәңге, чөгендер җирләрен дә эшкәрттек. 
Шулай, хатын-кызның эше өйдә тавык та чүпләп бетермәслек күп аның. Шуның өстенә балаларны тәрбияләү дә күбесенчә ана җилкәсенә төшә. Бу яктан бик бәхетле Гариповлар. Тигез канатта яшәп өч балага яхшы тәрбия бирә алганнар, Рафис, Рамил, Рәмзия өчесе дә югары белемлеләр. Үз гаиләләрен корганнар. Ата-анага борчу китермичә тормышта сукмакларын салганнар. Туган нигезгә дә юлны онытмыйлар. Бер-берсенә булышып яшиләр.
–Әти фронтта һәлак булган. Сталинградта туганнар каберлегенә күмелгәнен белгәч улым Рафис белән шунда бардык. Үзебез исән чакта барып кайтуыбызга бик сөенәм. Әтинең дә рухы шат булгандыр, – ди Мәгъшия апа. 
Әнә шулай сизелмичә үткән тормышларын күзаллый бүген юбилярлар. Гомер шәфәгыңны пар канатта каршы алу, бер-береңнең кадерен белеп яшәү бәхетлеләргә тигән өлеш. Нинди генә өлеш диген – 60 ел бергә яшәп бриллиант туйга җитү ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса