Хәлидә Мирзина: «Барысы да үз хезмәтеңне яратудан тора»
Бүгенгедәй хәтеремдә, редакциядә эшли башлаган елларымда элеккеге Жданов исемендәге колхозның урак батыры Зыятдин абый Мирзинны ике улы белән фотосүрәткә алып язма урнаштырган идек.
Үзвакытында районыбызны данга күмгән игенчеләр нәселе бүген ничек яши? Шул сорауга ачыклык кертү уе белән йөри идем, җае да килеп чыкты. Күптән түгел генә районыбызның легендар игенчесе үзенең 65 яшьлек юбилеен билгеләп үткән икән. Кече Укмас авылына барып чыккач Мирзиннар йортын озак эзләмәдек. Авылның уртасында яшиләр икән. Ул еллардан соң 45 ел вакыт үтеп киткән булса да, район тарихында тирән эзен калдырган бу игенче әле бүген дә тик торуны белми...
Әтисе Зыятдин абзый белән әниләре Рәисә апа гомерләре буена авылда бер дигән эшчән гаилә буларак макталганнар. Зыятдин абзый гади генә механизатор булса да зур хөрмәткә ия булган. Урып-җыю эшләреннән соң, кыш айларында да тик утыруны белмәгән. Тимерчелектә тырмалар ремонтлауда еш кына район күләмендә җиңуче буларак макталган ул. Балалары да үзе кебек тәртипле, эш сөючән, уңган булып үскәннәр. Иң әһәмиятлесе, бер вакытта да алар күңел төшенкелегенә бирелмәгәннәр.
Абыйсы Хөсәен кебек Камил да әтисе янәшәсендә олы хезмәт чыныгуы алып үсә. Хәрби хезмәттән соң авылында төпләнеп кала. Солдаттан кайткач кич клубта бер күрүдә үк күңеленә хуш килгән Хәлидә белән дуслашып китеп гаилә корып җибәрәләр. Мәскәү тиз генә төзелмәгән, дигәндәй, алар да әкеренләп үз йорт -җирләрен булдыралар. Каралты-кура җиткезәләр, кирәкле җиһазларны тырыш хезмәтләре белән эшләп табалар. Камил гомере буе әтисенең эшен дәвам иттереп комбайнда эшли. Җәй айларында ул СК-4, СК-5, аннары «Нива» комбайннары белән ашлык суктыра. Әтисе янәшәсендә иң элек абыйсы Хөсәен, аннан соң Камил комбайнчы ярдәмчесе булып йөриләр. Ә мөстәкыйль рәвештә комбайн штурвалы артына утыргач, авылда ярдәмче итеп алырлык малайлар калмаганлыктан ул үз янына хатынын алырга мәҗбүр була.
Игенчелектәге уңышлары аларның 1990 елдан башлана. Колхозга яңа кайткан“Нива” комбайнын бригадирлары Гыйлемхан Хәсәнов шактый озак тарткалашканнан соң Камилга бирүләренә ирешеп зур отыш ясый. Чөнки, аның бригадасы елның-елында районыбызда гына түгел республикада танылу ала.
Шул ук елның көзендә урып-җыю нәтиҗәләре буенча Камил Мирзинның гаилә экипажы (хатыны Хәлидә 16 ел ярдәмче булып эшли) Татарстан Республикасында җиңүче булып таныла һәм «УАЗ» автомашинасына лаек була.
Бу олы бүләкне үз күзләре белән күрмичә, ышанмыйлар. Шулай итеп Камил белән Хәлидә Мирзина Республикабыз игенчеләр бәйрәмендә ул вакыттагы ил башы Минтимер Шәймиев кулыннан 17 мең сумлык саргылт төстәге яңа «УАЗ» автомашинасын алып кайталар. Ә район күләмендә җиңүче буларак аларга хакимият тарафыннан «Урал» мотоциклы тапшырыла. Хәлидә аны сатып алган кредитны түләүләрен аеруча сөенеп искә алды. Шуннан соң һәр елда алар җиңүче буларак олы бүләкләргә ия булалар. Икенче елда Рус Әшнәге комбайнчысы Сәләхетдиннән азга гына калышып икенче урын өчен суыткыч, аннан соңгы елларда ат, кер юу машинасы тапшыралар. Гаиләләрендә әлеге вакыйганы еш искә алалар алар.
Әңгәмә барышында соклануларымны яшермичә, нәрсә хисабына җиңү яулаулары хакында кызыксындым. Гаилә башлыгы эшкә батыр булса да, сүзгә тыйнак булып чыкты.
-Барысы да үз хезмәтеңне яратуда һәм техниканы карап, майлап сакчыл эшләтүдәдер инде, кызу эш вакытында ватылып тик торганыбызны бер дә хәтерләмим,- дип, тыйнак кына үз фикерен белдерде Хәлидә.
Чыннан да, хак сүзләр. Кыр эшләре беткәч, комбайнны юып-чистартмыйча гына техника утарында ташлап, бары тик Сабан туй бәйрәменнән соң, аннан-моннан кабаланып ремонтлап чыгып әлләни уңышларга ирешеп булмый шул. Шуңа күрә Камил техниканы ел әйләнәсе күз уңында тота. Эшне әнә шулай күңелеңне биреп, тырышып башкарсаң гына нәтиҗәсе озак көттерми, дип белми әйтмәгәннәр шул. 1995 елдан соң инде җиңүчеләргә бүләкне акчалата гына бирә башлыйлар. Беренче урын өчен -10, икенче- өченче урыннарга 7-5 мең сум була. 1995 нче елда аңа тагын яңа “Нива” комбайны тапшыралар. Әмма, аның белән ике генә ел эшләп кала игенче. Колхозлар тарала башлагач аның саклап карап торган кыр “корабын”алып китеп юк итәләр.
Колхозларның юкка чыгуы Камил өчен бик авыр кичереш була. Шушындый авыр минутларда акыллы киңәшләрен бирүче дуслар булуы сөендерә аны. Район авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләүче Зәлифә Хәмидуллина аларга үз җир пайларын алырга кирәклегенә төшендерә. Шулай итеп авылда беренче булып алар икесенең 12 гектар пай җирләрен рәсмиләштереп тә куялар. Биредә, баштагы елларда күп еллык үлән чәчәләр. Абзар тутырып маллар асрагач ул да бик ярап куя. Шуннан соң эш сөючән игенче яңа шартларга ияләшә башлый. Өлешенә тигән җиренең агачлык янындагы ерганак тирәсен тәртипкә китерә, барысын да карап өйрәнгәч бер урында су саркып торуын күреп ул аны казытып чишмә юлын ачып җибәрә. Нәтиҗәдә, үз буасы барлыкка килә, балыклар үрчетә. Бар яктан да килгән аланлыкта умартачылык булдырырга карар кыла, җиң сызганып яңа һөнәр серләрен үзләштерә. Корт гаиләләре дә аның елдан-ел артып тора. Бу яңа хезмәт аңа тормышын җайга салырга, бер-бер артлы үсеп җитеп үз гаиләләрен корган кызларына (алар өчәү) булышырга да бик ярап куя. Халкыбызда бик мәгьнәле сүз бар: бер булганнан бар да була, -диюләре мөгаен Мирзиннар кебек тырыш кешеләрне күз уңында тотып әйтеләрдер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа